Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмараның Комсомол мәйданы

Кукмараның Комсомол мәйданы
  • Тасвирлама:

    Комсомол мәйданы Кукмараның үзәгендә урнашкан. Парк 2018 елдагы реконструкциядән соң шәһәр халкының һәм кунакларның иң яраткан урыннарының берсенә әверелә.

  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Комсомол урамы

Паркка реконструкция ясау кысаларында Ленин һәм Майская урамнары, Нурминкә елгасы яр буе һәм бертуган Комаровлар йорты ишегалды белән тоташкан бердәм җәяүлеләр юлы булдырылган. Биредә амфитеатр, түбә астында эскәмияләр һәм атынгычлар бар. Мәйдандагы брусчатка милли татар яулыгы орнаменты рәвешендә тезелгән. Парк белән янәшә олы тузганаклар рәвешендә, төнлә яктыртыла торган арт-объектлар урнаштырылган. Җиһазландырылган сәхнәдә концерт һәм фестивальләр үткәрелә. Ә янәшәдәге мәйданда җәйге чорда фонтан эшли.