Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмараның «Барс Арена» спорткомплексы

Кукмараның «Барс Арена» спорткомплексы
  • Тасвирлама:

    Комплекс күнегүләр өчен заллар, бокс ринглары, көрәш келәмнәре һәм тренажер залын үз эченә ала.

  • Эш вакыты:

    Көн саен 08:00 – 22:00

  • Телефон:
    • 8 (84364) 4-01-04
  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, А.Королев урамы, 1В йорты

Спорткомплекс Нур Баян микрорайонында урнашкан. Ике катлы спорт залының гомуми мәйданы 4038,78 квадрат метрны тәшкил итә. «Барс Арена» комплексы баскетбол, волейбол һәм мини-футбол буенча күнегүләр һәм ярышлар өчен каралган. Моннан тыш, көрәш һәм бокс белән шөгыльләнү өчен зал, шулай ук тренажер залы да бар. Спорткомплекста бер үк вакытта 75 кеше шөгыльләнә ала. Беренче катта — күнегүләр белән шөгыльләнү һәм баскетбол, волейбол, мини-футбол буенча җирле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү өчен универсаль спорт залы, ә икенче катта көрәш һәм бокс белән шөгыльләнү өчен универсаль зал һәм 40 кешегә исәпләнгән тренажер залын урнаштыру каралган. Икенче катта санузеллар, сервер һәм җыештыру инвентаре бүлмәләре, венткамера бар. Шулай ук икенче каттагы универсаль залда 35 утыру урыны, шул исәптән инвалидлар өчен 2 урын билгеләнгән.