Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Кукмараның Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркы

Кукмараның Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркы
  • Тасвирлама:

    Парк Кукмара райкомының беренче секретаре исемен йөртә. Бүгенге көндә парк – балалар һәм өлкәннәр өчен популяр ял итү зонасы.

  • Адресы:

    422110, Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Кукмара шәһәре, Пионер урамы, 9А йорты

Парк 2016 елда реконструкцияләнгән: биредә балалар мәйданчыгы, йөгерү һәм җәяүлеләр йөрү юллары, тренажерлар, агач амфитеатр, эскәмияләр урнаштырылган. Паркка Кукмара райкомының беренче секретаре Булатов Атлас Минхәер улы исеме бирелгән. Керү юлында аның бюсты урнаштырылган. Бу парк бүгенге көндә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә популяр ял итү зонасы булып тора. Кыш көне биредә чаңгыда, ә балаларга кардан ясалган таудан шуарга мөмкин. Территориядә тиеннәр өчен вольер да бар.