Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Якташлар бәйге оештыра

Якташыбыз, язучы, журналист Заһид Мәхмүди нәшир итә торган "Серемне сиңа чишәм" газетасы редакциясе уку елы төгәлләнер алдыннан гына мәктәп балалары арасында спорт темасына язылган иң яхшы иншаларга конкурс үткәрде. Бу конкурсның "Олимп" боз сараенда үтүе дә очраклы түгел иде. Биредә бер үк вакытта 2001 елда туган укучылардан тупланган командалар арасында...

Яшь иҗатчылар, спортчылар, тренерлар тамашачылар белән аралаштылар һәм үзләренең тәэсирләрен кәгазь битләренә төшерделәр. Инша язучылар конкурсында егермегә якын бала катнашты. Зур Кукмара урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Алсу Шаһиәхмәтовага күп тапкырлар район Сабан туе батыры Нурсил Галиев турындагы очеркы өчен беренче дәрәҗә диплом бирелде. Нырьядан Олеся Михайлованың язмасы икенче урынга лаек дип табылды. Кәркәүчтән Зөһрә Вильданованың хезмәте өченче урын алды. Көн буена сузылган хоккей ярышларыннан соң Киров шәһәренең "Вятка" командасы җиңүче булды. Ике-өченче урыннарны Казанның "Волна" һәм Кукмараның "Орион" командалары бүлештеләр.
Бәйгенең барлык төрләрендә җиңүчеләргә Дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, хоккейчыларга исә медальләр дә тапшырылды.
-Бу Заһид Мәхмүди нәширлегендә чыга торган газета редакцияләренең безнең районда үткәргән беренче чарасы түгел. Туган ягын онытмавы, яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен без аңа бик рәхмәтле, - диде бәйрәмне йомгаклап, район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллина.
Искәрмә: Заһид Мәхмүди оештырган "Язмышлар", "Серемне сиңа чишәм", "Күрәзә" (бәяләре ярты елга 150 сум), "Себерке" (ярты елга язылу бәясе 180 сум) газеталарына 2012 елның икенче яртысына язылу төгәлләнә. Ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU