Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Вятка җирендә зур җиңү

25 ноябрьдә Вятка Аланы шәһәре мэры Кубогына II традицион төбәкара балалар шахмат фестивале узды. Ярышларда Киров, Уржум, Вятка Аланы, Советск, Малмыж шәһәрләреннән, Тәкәнеш, Балтачтан һәм Кукмара А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейдан (тренеры - В.Абдулов) барлыгы - 10 команда катнашты. Кукмаралылар Айнур Җиһаншин, Радик Ямалиев, Ирек Галиев, Илфар Садретдинов, Диана Гарафетдинова составында...

25 ноябрьдә Вятка Аланы шәһәре мэры Кубогына II традицион төбәкара балалар шахмат фестивале узды. Ярышларда Киров, Уржум, Вятка Аланы, Советск, Малмыж шәһәрләреннән, Тәкәнеш, Балтачтан һәм Кукмара А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейдан (тренеры - В.Абдулов) барлыгы - 10 команда катнашты. Кукмаралылар Айнур Җиһаншин, Радик Ямалиев, Ирек Галиев, Илфар Садретдинов, Диана Гарафетдинова составында чыгыш ясадылар. Турнир һәр команда бер-берсе белән уйнап, әйләнеш системасында барды һәм беренче турда ук безнекеләр бик көчле Киров шәһәре командасын отты. Башка командаларга бернинди мөмкинлек калдырмыйча кукмаралылар Кубок иясе булдылар. Шәхси беренчелектә Ирек Галиев - алтын, Илфар Садретдинов - көмеш, Айнур Җиһаншин - бронза яуладылар.
Команданы, тренерны һәм командага уңай шартлар тудырган А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей директоры Любовь Степановна Камаловага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU