Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Турнирда иң оста футболчылар очрашты

"Зилант" спорткомплексында быел җиденче тапкыр Степан Разин кубогына футбол турниры узды. Турнирда Балтач, Нократ Аланы, Сазтамак, Янил, Зур Кукмара, Кукмара - барлыгы 12 команда катнашты. Иң элек футболчылар дүрт төркемгә бүленеп уйнадылар. Көчлеләр исә ярымфиналга чыкты. Финалда Нократ Аланы - Степан Разин, Балтач-гимназия - Нур Баян командалары очрашты. Киеренке төстә...

"Зилант" спорткомплексында быел җиденче тапкыр Степан Разин кубогына футбол турниры узды. Турнирда Балтач, Нократ Аланы, Сазтамак, Янил, Зур Кукмара, Кукмара - барлыгы 12 команда катнашты.

Иң элек футболчылар дүрт төркемгә бүленеп уйнадылар. Көчлеләр исә ярымфиналга чыкты. Финалда Нократ Аланы - Степан Разин, Балтач-гимназия - Нур Баян командалары очрашты. Киеренке төстә барган уенда спортчылар үзләренең бар тырышлыкларын куйдылар. Турнир Балтач-гимназия командасының җиңүе белән тәмамланды. Икенче урында - Степан Разин, өченчегә Нур Баян командасы чыкты.

-Без инде икенче ел рәттән кубокны күрше районнан килгән командага оттырабыз, - диләр турнирны оештырган Степан Разин командасы егетләре. -Быел да алар бик матур уен күрсәттеләр. Балтач футболчылары белән алдагы елларда да очрашырбыз, дип уйлыйбыз. Турнирны үткәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән иганәчеләр - "Аква Трейд" ширкәте (җитәкчесе Алмаз Габидуллин), район кулланучылар җәмгыяте (Илназ Зарипов), МПС хәзерләүләр идарәсе (Ренат Шәйхетдинов), "Форсаж" автосалоны (Фәнил Әгълиуллин), Мөдәрис, Марс Динмөхәммәтовларга, Фәнис Шәйхетдиновка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Футбол турнирын тамаша кылырга килүчеләр, җанатарлар да шактый иде.

-Мондый ярышлар уздыру бик кирәк. Үзебез дә егетләр белән бергә футбол уйнагандай булдык. Мин дә элек туп тибәргә ярата идем. Ул заманнар артта калды шул, - дип көрсенеп утыручылар да булды хәтта. - Әйе, һәрнәрсәнең үз вакыты. Яшь вакытта уйнап-көлеп калырга, актив булырга кирәк.

фото: http://football.ya1.ru/page/1120/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара футбол спорт

erid: 2Vtzqx5AmsU