Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Футбол капитаны Ринат Мөхәммәтшин исеме мәңге онытылмас

Игелекле гамәлләре белән күңелләрдә якты эз калдырган якташыбыз Ринат Мөхәммәтшин үзе исән чагында урам командалары арасында тугыз ел рәттән футбол турниры үткәреп калырга өлгерде. Җәй дәвамында барган әлеге турнир быел исә аның истәлегенә уздырылды. Ринат абый соңгы дистә ел эчендә районыбызда "үлеп" барган футбо-лга җан өрде дисәк тә хата булмас....

Игелекле гамәлләре белән күңелләрдә якты эз калдырган якташыбыз Ринат Мөхәммәтшин үзе исән чагында урам командалары арасында тугыз ел рәттән футбол турниры үткәреп калырга өлгерде. Җәй дәвамында барган әлеге турнир быел исә аның истәлегенә уздырылды.

Ринат абый соңгы дистә ел эчендә районыбызда "үлеп" барган футбо-лга җан өрде дисәк тә хата булмас. Җәй җитсә, ул оештырган ярышны футбол сөючеләр көтеп алалар иде. Якташыбыз, турнирның финал өлешендә катнашып, үз куллары белән җиңүчеләргә әзерләгән бүләкләрен тапшырды, ә турнирның җиңүче командасы исемен яулау футболчылар арасында иң мәртәбәле исемнәрнең берсенә әверелде.

Бәйгенең финал өлешенә дә Кукмарадан гына түгел, Казаннан, Түбән Камадан Ринат абыйның дуслары, якыннары, туганнары килгән иде. Алар арасында энесе Радик абый, улы Рөстәм, оныгы Артур, кияве - Казан шәһәренең мэры Илсур Метшин да бар иде.

Бу көнне футбол кырына Степан Разин, Ворошилов, Нур Баян урамнары, Зур Кукмара командалары чыкты. Әлбәттә, уеннар киеренке барды. Һәрбер гол өчен уенчылар бар көчләрен биреп тырыштылар. Ярышларны исә Казаннан килгән республика категориясендәге хөкемдарлар хөкем итте. Уен барышын күзәткәндә Радик абый Мөхәммәтшин: "Абый алты яшьтән футбол уйный башлады, чын мәгънәсендә Кукмара футболының капитаны иде ул.1962-63 елларда Тәкәнеш командасы белән уйнаганда үзенең "коренной номеры" белән - баш аркылы, егылып туп кертеп командага җиңү китергән иде", - дип, хатирәләргә дә бирелеп алды.

Финалда Нур Баян командасы ворошиловлылардан бер башка өстен икәнлеген уен башлануга күрсәтте. Нур Баяннан Булат Камалиевның аягы җиңел булды, аның беренче тубыннан соң, уен мәгълүм җырдагыча, 5:0 белән барганда, ворошилов уенчылары, ниһаять, уен ахырына ике гол кертүгә ирештеләр. Өченче урында исә Ринат абый туып-үскән Степан Разин урамы командасы калды. Финалга чыккан һәр команда уенчысына Радик???, Рөстәм Мөхәммәтшиннар истәлек бүләкләре, акчалата призлар тапшырдылар.

Рөстәм Мөхәммәтшин, якташыбызның улы:

-Әлеге турнир барышында икеләтә катнаш хисләр кичерәм. Бер яктан сагыш булса, икенчедән әти башлаган эш дәвам ителә дигән шатлык хисе ул. Әти каядыр шушында, янәшәбездә генә кебек тоела миңа. Ул башлап җибәргән әлеге турнирны без алга таба да дәвам итәчәкбез. Футбол белән шөгыльләнү үзенә күрә тәрбия чарасы да ул, спортны үз иткән яшьләр бервакытта да начар гамәлләр кылмаслар дип ышанасым килә.

Рауил Рәхмәтуллин, район башлыгы:

-Якташыбыз Ринат Мөхәммәтшин үзе дә спорт яратты, башкаларны да аңа тарта алды. Шуның белән беррәттән ятимнәрне, авыр хәлле гаиләдәге балаларны да сөендерергә, ярдәм кулы сузарга вакыт тапты ул. Аның игелекле эш-гамәлләре онытылмас.

Илсур Метшин, Казан шәһәре мэры:

-Хәтерлим әле, гаилә коргач та, бабайның туган ягын шуның кадәр яратып сөйләве буенча мин Кукмараны - Җирнең үзәге, ә калган өлеш галәм дип күз алдына китерә идем. Чыннан да, килгән саен аның сүзе дөрес булуына инанам, Кукмара социаль, көнкүреш, мәдәни объектлары белән Россиянең күп кенә өлкә үзәкләрен уздырып җибәргән. Ашаган белми, тураган белә диләр, без - тураучылар һәм моның кадәр хезмәт өчен күпме көч, эш кирәклеген аңлыйм. Вафатыннан соң да бабайны онытмаганыгыз, аның эшен дәвам итүегез өчен рәхмәт. Киләсе елларда әлеге турнирны төньяк районнарның командаларын да җәлеп итеп, районара итеп оештырасы иде. Без сезгә бу яктан ярдәм итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU