Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районыбыз шахматчылары Әлмәттән Кубок белән кайттылар (+Фото)

Әлмәт шәһәрендә "Сәламәтлек" XII авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында шахмат буенча шәхси-команда республика чемпионаты үтте. Составында Айнур Җиһаншин, Владислав Абдулов, Илгиз Хаҗиев, Гөлшат Гәрәевалар булган безнең район командасы җиденче турдан соң лидерлыкка чыкты, 36 мөмкинлектән 25,5 очко туплап, Кубокка ия булды һәм чираттагы тапкыр чемпион исемен алды. Шәхси...

Әлмәт шәһәрендә "Сәламәтлек" XII авыл спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында шахмат буенча шәхси-команда республика чемпионаты үтте.

Составында Айнур Җиһаншин, Владислав Абдулов, Илгиз Хаҗиев, Гөлшат Гәрәевалар булган безнең район командасы җиденче турдан соң лидерлыкка чыкты, 36 мөмкинлектән 25,5 очко туплап, Кубокка ия булды һәм чираттагы тапкыр чемпион исемен алды.

Шәхси зачетта күппрофильле лицей укучысы Айнур Җиһаншин соңгы турда призерлар өчлегенә керде һәм бронза медаль яулады. КФУның 3 курс студенты Гөлшат Гәрәева да бик яхшы уен күрсәтте һәм көмеш медальгә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU