Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәмәширдә Раниф Хәсәнҗанов истәлегенә хоккей турниры узды

Мөхәммәт Мәһдиевнең бу канатлы сүзләренә кушылып, минем дә үз фикеремне әйтәсем килә. Кеше фани дөнья белән хушлашса да, аның кылган изге эш-гамәлләре, күрсәткән яхшылыклары, халык өчен тудырган игелекле эшләре синең күңелеңдә, йөрәгеңдә һәрвакыт зур урынны биләп тора. Сүзем күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән Раниф Хәсәнҗанов турында. Күптән түгел Мәмәшир авылында...

Мөхәммәт Мәһдиевнең бу канатлы сүзләренә кушылып, минем дә үз фикеремне әйтәсем килә. Кеше фани дөнья белән хушлашса да, аның кылган изге эш-гамәлләре, күрсәткән яхшылыклары, халык өчен тудырган игелекле эшләре синең күңелеңдә, йөрәгеңдә һәрвакыт зур урынны биләп тора. Сүзем күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән Раниф Хәсәнҗанов турында.

Күптән түгел Мәмәшир авылында үткәрелгән хоккей турниры Ранифны искә алу кичәсе дә булды. Мәдәният йортының ишегалдына өстәлләр куелган, казанда пылау пешә, өстәл өстендә чәй, компот, коймак, винегрет, күңелең нәрсә тели, шуның белән сыйлан. Авылыбызның яше-карты шушы ишегалдында кайнаша. Барысының да фикерләре бер: Раниф Хәсәнҗанов авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндә әлеге төбәктә социаль көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә күп көч куйды. Яшьләребез өчен менә дигән ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту урынына әверелгән хоккей тартмачыгын булдыруга да аның зур тырышлыгы керде.

Кичәгә авыл халкы һәм хоккейчы егетләрдән тыш, Ранифның тормыш иптәше Альбина, авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов, мәктәп директоры Ринат Насыйбуллин, Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Айнур Гәрәев, Ранифның сыйныфташы, спорт буенча тренер Расим Шаһиевлар килгәннәр иде. Алар да Раниф турында йөрәк түреннән чыккан иң җылы хисләре, иң матур истәлекләре турында сөйләделәр.

Хоккей турнирында Мәмәшир авылының ике, Күкшел, Адай, Аш-Буҗи, Яңа Сәрдек командалары көч сынашты. Уенчылар физик яктан барысы да көчле, бозда тимераякта шуу буенча чын хоккейчылардан әллә ни калышмыйлар да диярлек. Соңгы вакытта һәр команда бердәм хоккей киемен булдырган, бу, үз командаң кешесен тиз генә танып, шайбаны тапшыру өчен бик уңайлы икән. Командалар көчле, әзерлекле, тел-теш тидерә торган түгел. Тренерларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу.

Уен тәмамлаганнан соң, жюри әгъзалары урыннар билгеләделәр. 1нче урынны - Күкшел авылы, 2нче урынны - Мәмәшир, ә 3нче урынны Яңа Сәрдек авылыннан килгән командалар яуладылар. "Иң яхшы капкачы" - Күкшелдән, "Иң яхшы һөҗүмче" - Мәмәширдән, "Иң яхшы уенчы" - Яңа Сәрдектән, "Иң яхшы сакчы" Мәмәширдән дип табылды. Бу турнирдан һәркем зур канәгатьләнү белән китте. Раниф та сөенеп яткандыр, ул нигез салган, ул оештырган, ул ясаткан мәйданчык тик ятмый, ярышлар оештырыла, яшьләребез хоккей уйный. Синең эшләрең дәвам ителә, Раниф.

Роза НИГЪМӘТУЛЛИНА, Мәмәшир авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU