Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмараның физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары республика фестивалендә беренче бишлеккә керде

Биектау районының "Байтик" сәламәтләндерү лагерендә физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында XXI республика фестивале һәм җиңел атлетика ярышлары узды. Беренче көнне үк тупны ераклыкка атуда Кукмара өченче мәктәбе укучысы Зөлфия Әгъләмова чемпион исемен яулады. Аның "куларты" җиңел булды. Ир-егетләр арасында 800 метрга йөгерүдә Ришат Шакирҗанов (Туембаш, һөнәри лицей укучысы), Мөнир Гыймадиев...

Биектау районының "Байтик" сәламәтләндерү лагерендә физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында XXI республика фестивале һәм җиңел атлетика ярышлары узды.

Беренче көнне үк тупны ераклыкка атуда Кукмара өченче мәктәбе укучысы Зөлфия Әгъләмова чемпион исемен яулады. Аның "куларты" җиңел булды. Ир-егетләр арасында 800 метрга йөгерүдә Ришат Шакирҗанов (Туембаш, һөнәри лицей укучысы), Мөнир Гыймадиев (Кукмара) үз группаларында икенче булып килделәр. 100 метрда йөгерүдә Зөлфия Әгъләмова - янә беренче, ә Валерий Николаев белән Ришат Шакирҗанов икенче булдылар. Зөлфиябезгә озынлыкка сикерүдә дә тиңнәр булмады һәм ул өченче алтын медален яулады!
Фестивальдә һәр спортчы өч спорт төрендә чыгып ясап, командага зачет очколары китерергә тиеш иде.

Ярышларда өлкән хатын-кызлар арасында Валентина Борисова җирдән кулларда этенеп күтәрелүдә, барлык көндәшләрен артта калдырып, чемпион булды!

Турникта тартылу буенча Валерий Николаев (Ош.Юмья) ничә еллар инде призлы урыннарны алып килә. Быел да ул өченче урынга иреште.
Өстәл теннисы буенча Зөлфия икенче урынга менде, Ришат Шакирҗанов бишенче булды.

Югары Комар авылы егете Алексей Семенов мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр гына катнашса да, 100 метрга йөгерүдә "көмеш" медальгә лаек булды.

Фестиваль йомгаклары буенча безнең район командасы беренче бишлеккә керде.

фото: http://www.gagarinskoe.com/mun/munmeropriyatiya/munmeropriyatiya2009_50.html
Дамир ГАЛИӘХМӘТОВ, тренер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk