Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарага Халыкара гроссмейстер килде (+фото)

Манзарас урта мәктәбендә 3нче төбәкара шахмат турниры үткәрелде. Анда Казан, Кукмара, Биектау, Арча, Саба, Балтач, Түбән Кама, Җәлил поселогы, Вятка Аланы шәһәренең иң көчле шахматчылары катнашты. Турнир кысаларында республиканың шахмат федерациясенең күчмә утырышы булды. Анда федерациянең башкаручы директоры Лилия Тимурова, шахмат буенча Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры...

Манзарас урта мәктәбендә 3нче төбәкара шахмат турниры үткәрелде. Анда Казан, Кукмара, Биектау, Арча, Саба, Балтач, Түбән Кама, Җәлил поселогы, Вятка Аланы шәһәренең иң көчле шахматчылары катнашты.

Турнир кысаларында республиканың шахмат федерациясенең күчмә утырышы булды. Анда федерациянең башкаручы директоры Лилия Тимурова, шахмат буенча Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Нәркиз Сәйфетдинов, районнарның яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре җитәкчеләре катнашты.

Утырышта республикада шахмат тренерлары, хөкемдарлар әзерләүне яхшырту, һәр балалар бакчасында, мәктәптә шахмат түгәрәкләре булдыру турында сөйләшенде. Бу уңайдан соңгы елларда республикада беркадәр уңай үзгәрешләр барлыкка килгән. Саба районында, мәсәлән, барлык мәктәпләрнең башлангыч сыйныфларында шахмат махсус дәрес буларак керә. Турнирны оештыручылар Кукмара районы шахматчыларының уңышын аерым билгеләп үттеләр. Безнең укучылар да, өлкәннәр дә республика, Россиякүләм ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Бездә шахматны уйнаучылар гына түгел, хәтта аны ясаучылар да бар. Шундый осталарның берсе - Таһир Ямалов ясаган шахмат фигуралары, өстәлләр турнирга килгән һәркемдә кызыксыну уятты. Утырышта Кукмарада шахмат мәктәбе ачу мәсьәләсе каралды. Аның өчен бина бирелгән инде. Хәзер аны ремонтлау, җиһазлау бурычы тора.

Турнирның үзенә килгәндә исә анда иң күп балл туплап, биектаулы Гарун Нуриев җиңүче булды һәм төп бүләк - телевизор белән бүләкләнде. Кукмарадан Александр Васильев, Айнур Җиһаншин, Ильгиз Хаҗиевлар 3-5нче урыннарны яуладылар. Мәктәп балаларыннан Ирек Галиев, Диана Гарәфетдинова, Илфар Садрутдинов, Иркә Гыйльметдиновалар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Турнирны оештыручы Артур Зәкиев җиңүчеләргә Дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Ахырдан Казанда яшәүче халыкара класслы гроссмейстер Артур Ильин (рәсемдә) берюлы 12 тактада сеанс үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X