Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Икенче урын, димәк, җиңүчеләр дигән сүз

Кукмарадагы А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда белем алучы футболчы егетләрнең республика зона ярышларында уңышлы чыгыш ясауларын газетада хәбәр иткән идек инде. Декабрь аенда Сабада үткән бәйгедә җиңеп чыгу командага республика күләмендәге турнирда катнашу хокукын бирде. Үткән шимбә-ял көннәрендә Мамадыш районының Түбән Ошма авылында узган республика бәйгесендә әлеге 14-15 яшьлек егетләр янә...

Кукмарадагы А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда белем алучы футболчы егетләрнең республика зона ярышларында уңышлы чыгыш ясауларын газетада хәбәр иткән идек инде. Декабрь аенда Сабада үткән бәйгедә җиңеп чыгу командага республика күләмендәге турнирда катнашу хокукын бирде. Үткән шимбә-ял көннәрендә Мамадыш районының Түбән Ошма авылында узган республика бәйгесендә әлеге 14-15 яшьлек егетләр янә сынатмадылар: Казан, Әлмәт, Кама Тамагы командаларын 10:2, 5:2, 3:2 исәбе белән җиңеп, хуҗаларга исә 5:2 исәбе белән җиңелеп, мактаулы икенче урынны яуладылар. Гомуми белем бирүче учреждениеләре арасында үткән әлеге турнирда республика буенча барлыгы 78 команданың катнашуын исәпкә алсаң - бу инде икенче генә түгел, беренче урын диярлек. Чөнки "Өйдә стеналар да булыша", - дигән әйтем мамадышлылар белән булган финал очрашуына бик тәңгәл килә.
Команданың тренеры Илнар Имамиев Россия күләмендәге бәйгегә чыга алмауларына бик офтанса да, тулаем алганда ул спортчыларның уйнауларыннан канәгать.
-Уеннарның беренче көнендә шәһәр командаларын җиңдек, ә финалда исә мамадышлылар белән очрашырга туры килде. Бу авылда сокланырлык, зур спорт сарае төзелгән. Әлбәттә, аның футбол кыры да заман һәм уен таләпләренә туры килә. Масштабы ягыннан кечкенәрәк залларда уйнарга өйрәнгән егетләргә физик авырлык кына түгел, психологик басым да тәэсир иткәндер. Чөнки көндәшләребез өчен көч биреп торырга берничә автобус җанатарлар килде. Район Башлыгы, аның урынбасарлары да спорт сараенда иде. Шуннан күз алдына китерегез инде. Әмма егетләребез сынатмадылар, югалып калмадылар, лаеклы уен күрсәттеләр. Моннан тыш, Мартин Ву, Руслан Исаевлар турнирның иң яхшы уенчылары булып танылдылар, аларга аерым истәлек медале һәм яхшы сыйфатлы күн туп тапшырылды. Үз чиратымда турнирга баруда ярдәм күрсәткән район советының аппарат җитәкчесе Р.Гаянова, лицей директоры Л.Камалова, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Н.Зыятдинов, "Олимп" спорт мәктәбе директоры Ф.Мостафиннарга рәхмәт әйтәсем килә.
Лицей директоры Любовь Камалова да үзләренең командасының республикада икенче урын яулавына шат. "Алга таба да лицей данын югалтмыйча, бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясарга насыйп булсын", - диде ул, укучыларның тренеры Илнар Имамиевны котлап.
Лицей данын республика дәрәҗәсенә күтәргән укучылар: капкачылар Рәсүл Григорьев, Айназ Нургалиевлар, уенчылар Артур Иванов, Булат Газизуллин, Таһир Димиев, Солтан Миннекәев, Мартин Ву, Айнур Миникаев, Руслан Исаев, Камил Салихов, Инсаф Галимуллиннарга укуларында һәм спортта алга таба да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU