Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Хезмәт даны” газетасы спортны үстерә һәм дуслыкны ныгыта (+фоторепортаж)

Сочидагы ХХII Кышкы Олимпиада Уеннары ябылган көнне Кукмараның футбол сөючеләре дә өч ай дәвамында барган турнирга йомгак ясап, үз араларында иң көчле команданы ачыкладылар. Футбол уйнаучыларның иң көтеп ала торган бәйгеләренең берсе - "Хезмәт даны" газетасы призына район буенча мини-футбол турниры декабрь аенда старт алды. Уеннарга ун команда катнашырга теләк...

Сочидагы ХХII Кышкы Олимпиада Уеннары ябылган көнне Кукмараның футбол сөючеләре дә өч ай дәвамында барган турнирга йомгак ясап, үз араларында иң көчле команданы ачыкладылар.

Футбол уйнаучыларның иң көтеп ала торган бәйгеләренең берсе - "Хезмәт даны" газетасы призына район буенча мини-футбол турниры декабрь аенда старт алды. Уеннарга ун команда катнашырга теләк белдергән иде һәм һәр ял көнне Зур Кукмараның "Ялкын" спорткомплексында барган ярышларда алар үз араларында иң көчлеләрне ачыклый барып, финал өлешенә килеп җиттеләр. Ә финалда узган елгы җиңүчеләр - Кукмараның Степан Разин командасы, аннан алда өч ел рәттән беренчелекне бирмәгән Зур Кукмара-2 командасы, Кукмарадан Ворошилов һәм Нур Баян командалары очрашты.

-Үземнекеләр өчен көч биреп, йөрәгем "атылып чыгарга" торам, уен шуның кадәр киеренке бара,- ди Зур Кукмара -2 командасының тренеры Фәрит Сәйфетдинов, Степан Разин командасы белән барган бәйге вакытында. Чыннан да, аларның уены финалдан ким булмады, әйтерсең, беренче урын өчен көрәш бара. Беренче таймда тупны Зур Кукмарадан Фәнзил Галиев керткәч, уен ахырына кадәр исәп 1:0 булып барды. Тәнәфес вакытында "Степка"ның капкачысы Рамил Әхмәтовның: "Үзәкне ачу, һөҗүм итү юк. Күнегүләрдә өйрәнелгән бер алымнар да кулланылмый" - дип, командадашларын "кыздырып" алганы колакка чалынды. Әллә шуның файдасы тиде, әллә инде уен ахыры дип, зуркукмаралылылар тынычландылар - ахыргы 8 секунд калганда Рифат Садыйков уенның хәлиткеч тубын кертеп, исәпне 1:1 итеп тигезләп куйды. Шул чакта инде җиңүгә омтылышлары юкка чыккан Степан Разин командасының ничек шатланганын күрсәгез! Хөкемдар һәр командадан бишәр уенчы катнашында пенальти булачагын белдергәч, уенның интригасы алда икәне ачыкланды. Нәтиҗәдә Степан Разин командасы җиңү яулады.

-Соңгы секундка кадәр бирешмәдек, бездә чын көрәш рухы барлыгын күрсәттек. Бу турнир барышында иң "тәмле"се җиңү булды, - диде уен тәмамлангач команда капитаны Алмаз Сәлимгәрәев. -Чөнки безгә узган елгы уңышыбызны - зуркукмаралыларны җиңүебезне кабатларга, үзебезнең көчле икәнебезне расларга кирәк иде. Ә исбатлау һәрчакта да авыр.

Футболчылар "Хезмәт даны" газетасы призына үтә торган әлеге турнирны көтеп алалар, дигән идек. Бу чыннан да шулай. Атнага берничә тапкыр очрашып, яшьләр (араларында инде гаилә корган ир-атлар да бар), күнегүләр үткәрәләр, уенның стратегиясен билгелиләр һәм бәйге вакытында, җан-фәрманга тырышып, җиңү яуларга омтылалар. Яшьләрне интернет челтәреннән, начар гадәтләрдән арындыра алмаган заманда аларның футбол уйнарга атлыгып торулары, әлбәттә, сөенечле күренеш.

Әлеге фикерне Зур Кукмарадан Фәнзил Галиев та дәвам итеп болай диде:
-Әлеге турнир без - яшьләр өчен кыш дәвамында спорт белән ныклап шөгыльләнергә стимул булып тора. Чөнки районда футбол буенча ярышлар еш уздырылмый. Уеннар барышында төрле хәлләр була - башка команда егетләре белән тарткалышып-төрткәләшеп, кычкырышып алсак та, тормышта барысы белән дә дус булып, аралашып яшибез. Димәк, спорт дуслыкны да ныгыта.
Әлеге турнир газетабыз призына үткәрелүе белән генә түгел, ә хезмәттәшебез реклама буенча белгеч Руслан Миннемуллинның (Степан Разин командасы) катнашуы белән дә кызыклы булды.

...Быелгы финалда Степан Разин һәм Ворошилов командалары уенчылары очрашты. Әлбәттә, уен кискен һәм мавыктыргыч барды. Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш институтының 3 курс студенты Клим Вуның аяклары "җиңел" булды: беренче һәм икенче таймда да ул керткән ике гол командага җиңү китерде. Исәп 2:0 белән тәмамланып, газетабызның Күчмә кубогына Ворошилов командасы ия булды. Өченче-дүртенче урыннар өчен көрәштә зуркукмаралылар Нур Баян командасын өстенлек белән җиңүгә ирештеләр.

Турнирның иң яхшы уенчылары:

"Иң яхшы сакчы" - Ринат Галимов (Степан Разин командасы);
"Иң күп туп кертүче" - Дамир Галиев (Сазтамак командасы);
"Иң яхшы капкачы" - Илнар Исрафилов (Зур Кукмара-2 командасы)
"Иң яхшы һөҗүмче" - Артур Иванов (Ворошилов командасы)
Турнирны үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә "Хезмәт даны" газетасы редакциясе рәхмәт белдерә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара футбол

erid: 2Vtzqx5AmsU