Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чемпионнар бездә дә бар

Казан шәһәренең "Көрәш сараенда" республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына милли көрәш буенча традицион турнир узды. 54 команда, дүрт йөзгә якын көрәшче катнашында үткән бу бәйгедә безнең район көрәшчеләре матур нәтиҗәләргә ирештеләр.


Алтмыш килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Олыяз егете, "Урал" күмәк хуҗалыгы шоферы Динар Фәттахов чемпион исемен яулады (тренеры Илсур Нәҗмиев), шундый ук уңышка Өлге авылыннан Руслан Касыймов иреште, аңа сиксән килограммга кадәр авырлыкта тиңнәр табылмады. Команданың ветераны Таһир Әхтәмов призлы өченче урынга (90 кг.) чыкты.
Гомумән алганда, җиде кешедән торган команда призлы дүртенче урынга лаек булды. Бу уңышка Илгиз Әхмәтгалиев, Фәнил Исмәгыйлев, Илфат Хәбибуллин һәм Илмар Шәймәрдановлар да үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Көрәшчеләрне, тренерларны зур уңышлары белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X