Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алмаш үсә

Боз өстендә аккошлар кебек талгын гына йөзгән, бөтерчек кебек зырылдап әйләнгән балаларга сокланып: -Казаннан чакыртканнардыр инде, - дип куйды бер ханым.

-Нишләп, үзебезнекеләр! Иң матур шуганы, әнә, минем кыз! - дип өздереп әйтте янәшәмдәге ир заты.
Физкультурачылар көненә багышлап Боз Сараенда оештырылган тамашалар гаҗәеп матур булды. Әле кайчан гына артсыз урындыкка ябышып тимераякка басарга өйрәнгән балалар инде бозда Арлекиннар биюен башкаралар. Үзе спорт остасына кандидат тренер Дарья Евстигнеева юкка гына район Башлыгының Мактау грамотасына лаек булмаган икән. Аның белән бергә Чишмәбашта хоккей тренеры булып эшләүче Марсель Бикмөхәммәтов һәм Боз сараеның бер төркем уңган хезмәткәрләре директорлары Фидаил Мостафин кулыннан Мактау грамоталары алдылар.
Аннан иң яшь хоккейчылар боз өстенә сибелде. Илдар Ганиев ("Орион") белән адашы Кәримулинның ("Олимп") шәкертләре көч сынашты. "Орион" командасы голкиперы алты яшьлек Данил Габдрахмановның башы хоккей капкасына да тими. "Харап итәрләр инде балакайны", - дип хафалануым юкка булды: нибары бер шайба үткәрде ул. Ә каршы як капкасына кергән биш шайбаның өчесе Данис Вәлиев исәбендә. Вәт булдыра, ичмаса! Тик тренеры Илдар Ганиев:
-Пас биреп уйнавы җитми, хоккей ул команда уены бит, - дип сукранып алды.
Әйе, заманында балалары Россия беренчелеге финалларында уйнаган тренер белми әйтмәс... Илһам Бәдыгиев, Руслан Дәүләтшин, Искәндәр Хөснетдиновлар киләчәктә Кукмараның горурлыгы булырдай хоккейчылар булып үсә күрсеннәр.
"Төзүчеләр" стадионы да гөр килеп торды бу көнне. Физкультурачылар көнендә биредә, Ю.Гагаринның космоска очуына 50 ел тулуга багышлап, икенче тапкыр футбол кубогы ярышлары үткәрелде. Моның инициаторы - 60нчы елларда Кукмараның легендар футболчысы Ринат Мөхәммәтшин. Быел да, әнә, никадәр призлар төяп кайткан ул!
Ярыш Кубок иясе "Нур Баян" һәм "Ворошилов-1", "Ворошилов-2", Степан Разин урамнары командалары арасында барды. Гомер буе спортка гашыйк, райондаш спортчылар кая барса, шунда алар өчен җанатып йөргән Габделхәй ага Кадыйров тезен төя-төя "чирләп" утырды:
-Большакның "Башка" кушаматлы Рафаэле футбол-хоккеен да, чаңгысын да, көрәшен дә, волейболын да, шахмат-шашкасын да берүзе оештыра иде. Хәзер, әнә, унлап тренер бар, Гагарин Кубогына бер команда оештыра алмаганнар!!!
Хәер, зуркукмаралылар башка командалар составында күренгәләде үзе...
Бер генә көндә үткәрелгәнгәме, Гагарин Кубогы турнирында өч очрашуда да пенальтилар тибелеп кенә җиңүче билгеләнде. Финалга чыгу өчен нурбаянлылар белән разинлылар, өченче урын өчен "Ворошилов-2"-"Степан Разин" командалары һәм финалда "Ворошилов-1"-"Нур Баян" уенчылары пенальти тибеп кенә көчлене ачыкладылар. Кубок иясе булган "Ворошилов-1" капкачысы Рамил Галимуллин ике пенальти тубын керттермичә, командасына җиңү китерде һәм Ринат Мөхәммәтшин әзерләгән "Иң яхшы капкачы" призына лаек булды, ә иң зур бүләк - тузанга баткан, тирләгән килеш сөеклесенең кочаклап үбүенә кинәнү булгандыр, мөгаен.
"Иң яхшы туп кертүче" призы Рифат Садыковка (Ст.Разин) бирелде, "Иң яхшы сакчы" булып Радик Мирасов (Степан Разин) танылды. "Иң яхшы һөҗүмче" призына Рамил Низамиев ("Нур Баян") ия булса, "Иң яшь өметле уенчы" призы Радик Ивановка (Ворошилов-2) тапшырылды. Тамашачылар мәхәббәтен яулаган Рамил Әхмәтов (Ст.Разин) та приз иясе булды.
Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе физкультурачылар көнен үткәрүгә зур өлеш кертте. Спорт-физкультура Сәлим Ульданов, Айрат Вахитов, Борис Карпюк һ.б. кебек фанатлар җилкәсендә тора. Футбол уеннарын көне буе вәземләп шәрехләп торган Артур Зәкиев спорт ветераннарын җыйнап узган ел бер истәлекле бәйрәм ясарга булышкан иде, сентябрьдә, әнә, спорт гаиләләрен җыйнау мәшәкатенә чумган - әфарин!
Киләсе елга Кукмара футболына 85 ел тула икән. Ю.Гагарин Кубогы турнирына алдан ук әзерләнеп, бу көнгә финал өлешен генә калдырып, ашык-пошык түгел, тәмамлап карыйсы иде футболны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU