Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Районыбызның гүзәл затларыннан фирменный рецептлар

Хатын-кыз бәйрәм дип тормый ул, барыбер якыннарын үзе яратып әзерли торган ризык белән сыйларга тырыша. Бәйрәм уңаеннан без дә берничә хуҗабикәдән үзләренең "фирменный" рецептлары белән бүлешүләрен үтендек. Әлфия Зарипова, "Наско" иминиятләү кампаниясенең Кукмара филиалы җитәкчесе: -Мин әлеге коймакларны инде студент елларымнан бирле әзерлим. Казандагы тулай торактагы иптәш кызларым да бик...

Хатын-кыз бәйрәм дип тормый ул, барыбер якыннарын үзе яратып әзерли торган ризык белән сыйларга тырыша. Бәйрәм уңаеннан без дә берничә хуҗабикәдән үзләренең "фирменный" рецептлары белән бүлешүләрен үтендек.

Әлфия Зарипова, "Наско" иминиятләү кампаниясенең Кукмара филиалы җитәкчесе:

-Мин әлеге коймакларны инде студент елларымнан бирле әзерлим. Казандагы тулай торактагы иптәш кызларым да бик яраталар иде аны. Коймакның камыры сыек һәм ул табада пешкәндә бик юка булырга тиеш. Камыр өчен әз генә сөт (күп салсаң, камыры көеп китә), берникадәр су, ике йомырка, он, тоз алына. Эчлегенә дигән итне, суганны иттарткыч аша чыгарам да, борыч, тоз өстәп газга, әкрен генә утка пешәргә куям. Су саласы түгел, ит үз согында томаланып пешәргә тиеш. Ул әзер булгач, аңа пешкән, туралган йомырка, майда аз гына кыздырып алынган суган салам. Әзер фаршны пешкән коймакка төрәм дә, ике яклап сыер маенда кыздырып алам.

Илсөяр ВӘЛИЕВА, район миграция бүлеге җитәкчесе урынбасары:

-Без әлеге тортны өйдә "Алёнушка" дип атап йөртәбез һәм кызым белән гел шуны әзерлибез. Камырга бер стакан кибет каймагы, бер стакан шикәр комы, ике йомырка, бер чәй калагы чәй содасы яки бер пачка "разрыхлитель", ярты банка "сгущёнка" кирәк. Аларны он белән болгатып куерак каймак "формасына" китергәч, камырны ике табалык итеп бүлеп, духовкада пешереп алабыз. Крем өчен өй температурасында эретелгән сыер мае, бер банка "сгущёнка" алына. Икесен бергә кушып болгатканнан соң, әлеге кремны пешкән коржлар арасына һәм өстенә сылап куясы. Тортның өстенә төелгән әстерхан чикләвеге дә сибәргә мөмкин.

Сөгъдә КАМАЛИЕВА, кондитер:

-Әлешне әзерләве авыр түгел, әлеге рецепт буенча 10 данә әлеш чыга. 250 грамм маргаринны эретеп, аңа бер йомырка, ярты стакан сөт, бер аш кашыгы кипкән чүпрә, чеметеп кенә тоз, шикәр комы, ике стакан чамасы он салына. Йомшак кына итеп камыр баскач, аны бер читкә 15-20 минутка алып куеп торабыз. Әлешнең эчлеге өчен туралган тавык түшкәсе (200-300 грамм), ике суган, дүрт бәрәңге алына. Тоз, борыч, аз гына кыздырып суган да салырга кирәк. Камырны 10 өлешкә бүлеп, аны җәеп, эчлекне салып бөреп куйгач, 10-15 минуттан соң гына духовкага тыгып куябыз.

фото: liveinternet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU