Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Психолог ярдәме кирәкме?

Илебездә, рәсми рәвештә булмаса да, Психологлар көне билгеләп үтелә. Дөньяның алдынгы илләрендә бу һөнәр ияләренең хезмәтеннән киң файдаланалар, гаилә психологларына кадәр булуы мәгълүм. Бүгенге тынгысыз заманда психолог киңәшләренең аеруча кирәклеге бәхәссез, шулай да бу төр хезмәт безнең тормышка тирән үтеп кермәде әле. Психологка «җиңеләя» башлаган кешеләр генә мөрәҗәгать итә, дип...

Владимир БЫЧКОВ, 55 яшь, Кукмара:
-Психологик ярдәмгә мохтаҗ чагым булды минем тормышта: унике ел элек уң ягым параличланды. Кемнәрнең тынычландырырга тырышканнарын хәтерләп тә бетермим. Хатыным һәм ул чагында исән әнием янда булдылар. Табиблар мине урыннан тора алмас, дип уйлаганнар иде, ләкин мин аякка баса алдым.
Римма ӘХМӘДИЕВА, 66 яшь, Кукмара:
-Көчле стресска дучар булган, җаны бәргәләнгән кешене психолог тынычландыра ала, аңа дөрес карар кабул итәргә булыша. Хәзер поселок мәктәпләрендә дә бар бит психологлар. Укуында өлгермәсә, тәртип бозса яки борчулы күренсә, баланың үзе, әти-әнисе, укытучы белән сөйләшеп, сәбәпләрне ачыклыйлар, киңәшләрен бирәләр.
Петр, 57 яшь, Кукмара:
-Кирәк инде ул психологлар хезмәте. Кайчак сине тыңлый һәм аңлый белә торган яхшы күңелле кеше белән сөйләшсәң дә, рәхәт булып китә бит. Вакытында әйтелгән җылы сүз кешене ялгыш адымнан, үзен харап итүдән саклап калырга мөмкин.
Камил МИНҺАҖЕВ, 75 яшь, Кукмара:
-Элгәре кешенең психик хәле белән артык кызыксыну юк иде бит, шуңа күрә безнең халык психологларга мөрәҗәгать итәргә күнекмәгән. Хәзер исә телевизион тапшыруларга да чакыралар бу белгечләрне. Чарасыз калган, кайгыны авыр кичергән кешеләргә алар фәнни нигездә ярдәм итәләр. Бу инде юату гына түгел. Минем исә кыен хәлләргә юлыкканым юк, зарлануны да белмим. Күңелемне спорт белән шөгыльләнү тынычландыра.
Рәзилә ГАЗИЗУЛЛИНА, 25 яшь, Югары Казаклар авылы:
-Мин үзем, борчуларым булса, күңелемне әниемә ачам, аның сүзләреннән җаныма дәва табам. Кешеләргә сөйләсәң, серне таратырга мөмкиннәр.
Фирүзә ШӘМИЕВА, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы:
-Соңгы вакытта безгә мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Мин үсмерләр белән волонтерлык эшен дә алып барам, алар психолог киңәше кирәк булган яшьтәшләрен ияртеп киләләр. Бу яшьтә балаларны, гадәттә, романтик кичерешләр белән бәйле проблемалар борчый. Суицидны кисәтү программасы буенча эш алып барабыз, мәктәпләрдә тестлар үткәреп, укучыларның рухи халәтен ачыклыйбыз. Әгәр баланың соңгы чик алдында торуы сизелә икән, аның үзе белән генә түгел, гаиләсе белән дә эш алып барырга туры килә. Тулы булмаган гаиләләрдә кайчак балага әнисенең басым ясавы ачыклана.
Шулай ук яше кырыктан узган хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Бу яшьтә гүзәл затларга гормональ үзгәрешләр белән бәйле күңел төшенкелеге - депрессия хас. Психологик ярдәмгә мохтаҗ ирләр дә килә. Ярдәмне бушлай күрсәтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU