Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кукмаралылар: “Путинны уйларга вакыт юк, бакчаны чүп басты”

Илбашы Владимир Путинның хатыны Людмила белән аерылышуы хакындагы хәбәр тиз арада Интернет челтәрен "яулап" алды. Кукмаралылар бу турыда беләме? Аларның фикерләре нинди? Сораштыруыбыз шул хакта. Әминә ханым, 53 яшь: -Путинның хатыны белән аерылышуы турында ишетмәдек. Аны уйлау түгел, бакча чүбе белән телевизор да карый алмыйм: караңгы төшкәч кенә өйгә керәбез....

Илбашы Владимир Путинның хатыны Людмила белән аерылышуы хакындагы хәбәр тиз арада Интернет челтәрен "яулап" алды. Кукмаралылар бу турыда беләме? Аларның фикерләре нинди? Сораштыруыбыз шул хакта.

Әминә ханым, 53 яшь:

-Путинның хатыны белән аерылышуы турында ишетмәдек. Аны уйлау түгел, бакча чүбе белән телевизор да карый алмыйм: караңгы төшкәч кенә өйгә керәбез. Бу хәбәргә ышанып та җитмим, рейтингын күтәрү өчен генә таратылган ялган түгелме икән? Бу яшенә җиткәч, гаиләсен таркатмас кебек ул.

Габделәхәт, 42 яшь:

-Юк, ишетмәдем. Ул турыда уйларга вакыт та юк. Әлеге сорауга каршы минем үземнең сорау бирәсем килә: ни өчен озынборыннарны, вак чебеннәрне агулауны оештырмыйлар икән, тәмам эчәләр бит безнең канны. Элгәре, хәерләсәгез, самолеттан сиптереп, бу явыз бөҗәкләрне юк итәләр иде.

Светлана, 41 яшь:

-Бу хәбәрне бүген эшкә килгәч ишеттем. Путин хатыныннан аерылса, аңа кияүгә чыгарга теләүчеләр күп булыр ул. Мин үзем дә аңа күптәннән гашыйк. Аның белән бергә булу өчен иремне ташларга әзер. Тик ничек очрашырга ил Башлыгы белән? Бәлки, киңәш бирерсез.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://www.trust.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара сораштыру Путин аерылышуы

erid: 2Vtzqx5AmsU