Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Кукмарада яшәүче Азат Сабитов: Мин гомер буе алдандым, чөнки кешеләргә ышанам

Көлке көненең кайчан, кайсы илдә килеп чыгуы тәгаен билгеле түгел. 16 гасырдан бирле үткәрелә дигән фараз да яши. Әмма инде моннан 2000 ел элек Борынгы Римда моңа охшаш бәйрәм булган, ди тарихчылар. Шул заманнарда яшәгән греклар "Кеше көләргә тиеш, көлү җанны сафландыра" дип инанганнар. Россиядә исә Көлке көне беренче тапкыр...

Көлке көненең кайчан, кайсы илдә килеп чыгуы тәгаен билгеле түгел. 16 гасырдан бирле үткәрелә дигән фараз да яши. Әмма инде моннан 2000 ел элек Борынгы Римда моңа охшаш бәйрәм булган, ди тарихчылар. Шул заманнарда яшәгән греклар "Кеше көләргә тиеш, көлү җанны сафландыра" дип инанганнар. Россиядә исә Көлке көне беренче тапкыр 1703 елда уздырылган. Шуннан бирле яшәп килгән бу күңелле көндә гөнаһсыз шаярту-елмаюларсыз калып буламени! Әрәмгә үткәрү дигән сүз бит аны, югыйсә!

Азат Сабитов: Кукмара:
-Мин гомер буе алдандым инде, чөнки кешеләргә ышанам. Хәтта дус булып йөргән кешеләр дә алдадылар. Үпкә сакламыйм үзем. КПСС райкомында эшләгән чагымда хезмәттәшләрем, "Сине Зарипов чакыра" дип, беренче секретарь янына кертеп җибәрделәр. Хәзергечә әйтсәк, район җитәкчесе инде бу. "Дер" калтырап керә торган кабинет иде ягъни. Кердем, чакыргансыз икән, дим. Юк, ди Зарипов, аптырап. Көлешкәннәрдер инде иптәшләрем. Кешенең уңайсыз хәлдә калуыннан кызык табу - түбәнлек, минемчә. Җиңелчә шаяруны кабул итәргә була әле. Гомумән, 1апрель Алдау көненә әйләнеп калмасын, Көлке көне булсын иде.

Рафаэль Газизуллин, Зур Кукмара авылы:
-Мәктәптә укыганда сыйныфташларым Газинур, адашым Рафаэль белән дуслар идек. (Икесе дә инде мәрхүмнәр, урыннары җәннәттә булсын). Бервакыт Газинурның абыйсы Мөхәрләм, Венгриядә хезмәт итеп, шуннан чит ил сагызы алып кайтты. Кечкенә шарчыклар рәвешендә иде ул. Башта безгә күп итеп бирсә, аннары бүлеп өләшә башлады. "Жвачка" күргәнебез бармыни аңарчы, сорап интектергәнбез инде: беркөнне һәрберебезгә берәрне тоттырды да, болары соңгысы, диде. 1апрель кебек истә калган. Әле дә күз алдымда: Рафаэль күчтәнәчне капты да: "Бездәге коймаклы сагыздан әзгә генә аерыла икән бу, ә менә кәгазенең исе бик тәмле!"- диде. Баксаң, Мөхәрләм абый чыршы сагызын әвәләп биргән икән.

Суфия Мостафина, Янсыбы:
-Бервакыт 1апрельдә үз капкыныма үзем эләккәнем булды. Без элек яшәгән шәһәрдәге оешмалар мәктәпләргә шефлык ярдәме күрсәтәләр, бергәләшеп спорт уеннары оештыралар иде. 1апрельдә мин бер хезмәттәшемә: "Бүген спортзалда ярышлар була, килми калма",-дип шалтыраттым. Бер-ике сәгать үтмәгәндер, телефон тавыш бирде. Икенче хезмәттәшем шалтырата икән: "Бүген безнең шефларыбыз "Күңелле старт"та көч сынашалар. Бер уенчылары авырып киткән. Зинһар, коткар, бер сәгатьтән спортзалда бул",-ди. Тиз генә спорт киемнәрен киеп, өйдән чыгып киттем. Спортзалга килеп керсәм - буш. Үзем чакырткан һәм үземне алдаган хезмәттәшләрем генә елмаеп басып тора. Тәмле ризыклар пешердек, әйдә безгә кунакка, диләр.

Менә шулай, җәмәгать, 1 апрельдә шаяртып, сездән бераз көлеп алалар икән, борчылмагыз. Бердән, башкаларның кәефен күтәрәсез, икенчедән, Кукмара халык театры режиссеры Рамил Сәләхетдинов әйтмешли, алдануыгыз күңелегезнең баланыкыдай саф, самими булуы турында сөйли.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU