Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Мәгълүмат базарында яшибез

Бүген без киңкырлы мәгълүмат дөньясында, дөресрәге "базарында" яшибез. Газета-журнал уку, радио тыңлау, телевизор карау, тәүлек буе интернетта утыру дисеңме... Россиядә 94 меңгә якын массакүләм мәгълүмат чарасы исәпләнә, шуның 1150се - Татарстанда. Аларның бөтенесе бер максатка хезмәт куя: халыкка мәгълүмат җиткерү, җәмгыятьне тәрбияләү, аң-белем тарату. Ә сез бүген мәгълүматны күбрәк каян...

Бүген без киңкырлы мәгълүмат дөньясында, дөресрәге "базарында" яшибез. Газета-журнал уку, радио тыңлау, телевизор карау, тәүлек буе интернетта утыру дисеңме... Россиядә 94 меңгә якын массакүләм мәгълүмат чарасы исәпләнә, шуның 1150се - Татарстанда. Аларның бөтенесе бер максатка хезмәт куя: халыкка мәгълүмат җиткерү, җәмгыятьне тәрбияләү, аң-белем тарату. Ә сез бүген мәгълүматны күбрәк каян аласыз: басмалар, телевизор, радио яки глобаль пәрәвездәнме? Сораштыруыбыз шул хакта.

Илфат Гобәйдуллин, Олыяз урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы:

-Әнием балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле газета-журналлар алдыра. Вакыт булганда аларны да укыйм, телевизор да карыйм. Ләкин интернетның уңайлы ягы бар: теләгән мәгълүматны үз вакытың белән сайлап алырга була. Миңа күбрәк сәяхәт, табигать могҗизалары, спорт турындагы видеоязмалар карау ошый. Газеталарда да шулар турында күбрәк язсыннар иде.

Минзилә Шәрипова, Мәмәшир авылыннан, хуҗабикә:

-Безнең гаиләдә күбрәк газета укучылар яши. "Хезмәт даны", "Себерке", "Безнең гәҗит"не алдырабыз. Арада иң көтеп алынганы - "Хезмәт даны"быз. Өебезгә килгәч тә, ирем белән икебез аның бер хәрефен калдырмыйча укып чыгабыз. Соңгы вакытта "Хезмәт даны" күзгә күренеп үзгәрде. Фотолар, гыйбрәтле язмышлар, райондагы кызыклы вакыйгалар бирелә башлады. Кукмарадагы бөтен яңалыклар, кайда нәрсә сатылуы, төзелүе белән дә шушыннан танышабыз. Ярый әле рекламасы бар, өйдән чыкмыйча гына кирәкле әйбергә заказ да биреп була.

Ринат Сабирҗанов, "Роспотребнадзор" идарәсенең Кукмара районындагы территориаль бүлек җитәкчесе:

Күбрәк иҗтимагый-сәяси газеталарга өстенлек бирәм. Татарча газета укымыйм. "Российская газета", "Республика Татарстан", "Трудовая слава", "Вечерняя Казань"нан тыш, эш буенча махсус матбугат, интернет белән дә эшләргә туры килә. Телевизордан яңалыклар карыйм. Сәяси, көндәлек тормыш темаларын үз итәм.

Фердинант Гыйниятуллин, Чуллы авылы, һөнәрче:

-Мәгълүматны күбрәк интернеттан алабыз инде. Берәр нәрсә ясарга алынсак та, иң элек интернеттан аның ысулын, тәртибен өйрәнәбез, якынча сурәтен карап куябыз. Әмма дөнья хәлләре белән танышу өчен барыбер газета кирәк. Районда яшәгәч, "Хезмәт даны"ннан башка бернишләп булмый. Газетаның интернетта сайты булса да, аны кәгазь хәлендә кулга тотып укуга берни җитми! Тагын эш вакытында "Кукмара авазы"н тыңлыйбыз. Үз радиобыз булуы - сөенеч тә, горурлык та.

Фәния Гарипова, Пычак урта мәктәбенең хезмәт укытучысы:

-Дөресен генә әйткәндә, телевизор карарга вакытым юк, эш буенча интернет белән эшләргә туры килә үзе. Район тормышын "Хезмәт даны", республика яңалыкларын "Ватаным Татарстан"нан укыйм. Соңгы вакытта "Ватаным Татарстан" кызыкланды. "Серле сандык", "Гаилә" кушымталары барлыкка килде. Ә "Хезмәт даны" элек-электән кызыклы инде ул. Анда бит үзебезнең яшәеш, хәл-көнкүреш яктыртыла...

фото: http://lori.ru/3751238

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газета матбугат журнал

erid: 2Vtzqx5AmsU