Район суды 41 яшьлек Виталий Гайсинга карата җинаять эшен карады
Ул Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 208 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаятьтә (Россия Федерациясе мәнфәгатьләренә каршы килә торган максат белән чит ил территориясендә, әлеге илнең законнары белән каралмаган кораллы формированиедә катнашу) гаепләнә. Тикшерү фаразлары буенча ул 2014 елның июнь аеннан 2015 елның ноябренә кадәр Сүрия Гарәп Республикасы территориясендәге законсыз кораллы формированиедә...
Ул Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 208 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаятьтә (Россия Федерациясе мәнфәгатьләренә каршы килә торган максат белән чит ил территориясендә, әлеге илнең законнары белән каралмаган кораллы формированиедә катнашу) гаепләнә.
Тикшерү фаразлары буенча ул 2014 елның июнь аеннан 2015 елның ноябренә кадәр Сүрия Гарәп Республикасы территориясендәге законсыз кораллы формированиедә катнашкан. Безнең илгә кайтуына хокук саклау органнары тарафыннан тоткарланган.
Дәүләт гаепләве вәкиле - район прокуроры Ришат Шакиров, фикер алышулар барышында чыгыш ясап, Виталий Гайсинны әлеге җинаятьне кылуда гаепле дип танырга һәм аны, иреген 2 елга чикләп, җәзаны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтү шарты белән 9 ел 8 айга ирегеннән мәхрүм итәргә тәкъдим итте.
Суд тикшерүе нәтиҗәләре турында өстәмә рәвештә хәбәр ителер.
Район прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев