Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Прокуратура

Наркотик матдәләр саткан 49 яшьлек ир суд каршына басачак

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Район прокуратурасы наркотик матдәләр саткан 49 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эшен судка җибәрде. Район прокуратурасы 49 яшьлек Әлмәт районы кешесенә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул Россия Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсе, 1 бүлеге (законсыз рәвештә шактый күләмдә наркотик матдәләр сатып алу һәм саклау)...

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Район прокуратурасы наркотик матдәләр саткан 49 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эшен судка җибәрде.

Район прокуратурасы 49 яшьлек Әлмәт районы кешесенә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул Россия Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсе, 1 бүлеге (законсыз рәвештә шактый күләмдә наркотик матдәләр сатып алу һәм саклау) буенча җинаять кылуда гаепләнә.

Тикшерү фаразы буенча, гаепләнүче 2016 елның 30 июлендә Кукмара районы территориясендә үскән кыргый киндерне җыя. Шуннан соң ул наркотик матдәне үзендә саклый. Узган елның ноябрендә әлеге ир-ат полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды. Шәхси тикшерү вакытында аннан 77,8 грамм наркотик матдә - каннабис алынды. Ул үз гаебен тулысынча таныды.

Кукмара районы прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев