29 июнь 2015 яңалыклары
-
Кукмара мөхтәсибәтенең яшьләр эшләре бүлеге укучылар арасында конкурс уздыра
Кукмара мөхтәсибәтенең яшьләр эшләре бүлеге 25 майдан 17 июльгә кадәр мәктәп укучылары арасында "Авылым мәчете" дип аталган рәсем ясау, шигырь, инша язу буенча район күләмендә конкурс үткәрә. Эшләрне түбәндәге адрес буенча юллый аласыз: Кукмара районы, Камышлы авылы, "Авылым мәчете" конкурсына. Электрон адрес: radifkukmor@mail.ru яки https://vk.com/club21594242 Белешмәләр өчен телефон: Кукмара мөхтәсибәтенең...
-
Кукмара өченче мәктәбе укучысы Азалия Шакирҗанова республика конкурсында призлы урын алды
"Хезмәт һәм укыту-тәрбия эшчәнлегендә хезмәтне саклау һәм аның шартлары" дигән темага узган икенче республикакүләм рәсем һәм иншалар конкурсына нәтиҗә ясалды. Кукмара өченче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Азалия Шакирҗанова әлеге бәйгедә катнашып, өченче урынны алды. Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Кукмарада хәзер тоз “мәгарә”се бар (+Фоторепортаж)
Авыруларга шифа бирү көченә ия булган могҗизалы һәм серле тоз мәгарәләре турында белмәүчеләр сирәктер. Анда барып кайту турында хыялланып та, мөмкинлекләре булмаган райондашларыбызны сөендерергә ашыгабыз: мондый "мәгарә" хәзер үзебезнең Кукмарабызда барлыкка килде. Төгәлрәк әйткәндә, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тоз белән дәвалау бүлмәсе ачылды. Бу - "Президент белән бергә"...
-
"Укудагы уңышлары өчен" медаль белән бүләкләнгән чыгарылыш укучылары менә кемнәр (исемлек)
Ак юллар сезгә, егетләр-кызлар! Бердәм дәүләт имтиханнары, ниһаять, артта калды. Узган атнада барлык районыбыз мәктәпләрендә дә "Чыгарылыш кичәләре" гөрләде. Җиңү Паркы каршында узган бәйрәм тантанасында чыгарылыш укучыларын район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, укуда аеруча зур уңышларга ирешкән егет-кызларга медальләр тапшырды. Кукмара 1нче гимназиясе: Илсия Зиннәтова, Диана Федорова. Күппрофильле лицей: Гүзәл...
-
Кукмарада яшәүче Шакир Зәкиевны 90 яшьлеге белән район җитәкчесе Сергей Димитриев котлады (+Фоторепортаж)
Бүген Кукмарада яшәүче Зәкиев Шакир Зәки улы үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Шакир абыйны район җитәкчесе Сергей Димитриев тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук киез итек-киез комбинаты хезмәткәре Ирина Кисиль, "Тылсым" үзәге җитәкчесе Нурсөя Мөбарәковалар да юбилярга үзләренең тәбрикләүләрен ирештерделәр. Юбиляр...
-
Манзараста яшәүче Кристина һәм Раушан Хәсәновларга Ана капиталы алу өчен сертификат тапшырылды
Район ЗАГС бүлегендә Манзарас авылында яшәүче Кристина һәм Раушан Хәсәновларга Ана капиталы алу өчен сертификат тапшырылды. Гаиләгә тормыш итү өчен берникадәр ярдәм итү - торак-көнкүреш шартларын яхшырту, балаларга югары уку йортында белем алу, балалар бакчасы өчен түләү, әнинең киләчәк пенсиясе өчен өстәлмә буларак бирелүче сертификатның өч меңенчесе Хәсәновлар гаиләсенә бирелде....
-
Кукмарада июнь аенда 17 исерек шофер правасыннан колак каккан
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 июньнән бүгенге көнгә кадәр район территориясендә инспекторлар тарафыннан 17 исерек шофер тоткарланган. Аларны 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү көтә. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=734.Tl7fLTMQ-
-
Манзарасның бер урамында юл төзекләндерелә
Федераль программа кысаларында Манзарас авылының Ибраһим Гази урамында юл өзекләндерү эшләре башланды. "Урам юлын ремонтлау 1 миллион 300 мең сумга төшә. Ул федераль бюджет хисабына, тиешле таләпләргә туры китереп башкарыла", - диде Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рәшидә Хәбибуллина. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Райондашларыбызга Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды
Бүгенге көндә лаеклы ялда булган социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Мәрьямбикә Сәлахетдинова һәм Асия Сабирҗановалар бу өлкәдәге күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!