Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 26 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 26 гыйнвар 2014 - 12:04
      Зур Сәрдектә “Кукмара кышы”ның зона сайлап алу туры узды
      25 гыйнварьда Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында "Кукмара кышы" татар җыры фестиваль-конкурсының сайлап алу туры булды. Анда районыбызның төрле авыл җирлекләреннән 20 җырчы катнашты. 8 февральдә район мәдәният йортында конкурсның ярымфинал бәйгесе булачак. Тамашага рәхим итегез.
      405
      0
      0
    • 26 гыйнвар 2014 - 11:30
      "Гөрләвек" балалары китапханә белән танышты
      Кукмара балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова поселокның "Гөрләвек" балалар бакчасы балаларына китапханә буйлап экскурсия оештырды һәм "Китап йортына сәяхәт" дип аталган бәйрәм чарасы уздырды. Чара барышында төрле презентацияләр күрсәтелде, «Геройны тап», «Ул нинди китаптан?» дип аталган уеннар уйнатылды. Бәйрәм соңында балаларга "Минем беренче китапларым" дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде....
      427
      0
      0
    • 26 гыйнвар 2014 - 10:10
      Поршурда "Авыл күчтәнәче" дигән концерт булды
      Поршур авылы клубында район Мәдәният йорты каршында оештырылган эстрада төркеменең "Авыл күчтәнәче" дип исемләнгән концерты булды. Биредә Марат Мөхәммәтшин, Руфинә Габделхәева, Рамазан Шәйхетдинов, Гөлнара Ашрафзянова, Нәкыя Орлова, Илгиз Зарипов, Алсу Минһаҗева, Ренат Сөләймановлар катнашты. Бу турыда безгә Поршур авылыннан Елена Николаева хәбәр итте. фото: http://vk.com/id137273432?z=albums137273432
      438
      0
      0
    • 26 гыйнвар 2014 - 08:43
      "Шәфкать" балалары тегү фабрикасына экскурсиягә барды
      "Шәфкать" сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләр "Хыял" Кукмара тегү фабрикасына экскурсия ясадылар. Биредә балаларны фабрика, аның эшчәнлеге, комбинизон, куртка тегү технологиясе белән таныштырдлар. Шулай ук балаларга компьютер ярдәмендә төрле чигүле бизәкләр төшерү ысулларын, модельер һәм технологның эшләү алымнарын күрсәттеләр.
      439
      0
      0
    • 26 гыйнвар 2014 - 07:51
      Елмаеп-көлеп алыйк (мәзәк хәлләр)
      Беренче маршрут автобусы "Әхмәт" кибете янына килеп туктады. Халык утырырга ашыкты. Бер чибәр хатын үзенең кечкенә улы белән арткы ишеккә таба юнәлде, әмма ишек ачылмады. "Сим-сим, ишекне ач!" дигән тылсымлы сүзләр әйтергә иде, - дип киңәш бирде әлеге хатынга икенче пассажир. Тегесе елмайды: -Әйттем мин, тик башка сүзләрне. Катыракны... *****...
      408
      0
      0
    • 26 гыйнвар 2014 - 07:36
      Рөстәм Гыйзәтов: “Әгәр бик теләсәң, барысына да ирешергә мөмкин”
      Сочида Кышкы Олимпиада башланырга 12 көн калды. Рөстәм Гыйзәтовның "В контакте" сайтындагы шәхси битенә "Киләсе очрашуларга кадәр. Сәлам, Сочи", - дип язып куелган. Бу сүзләр очраклы гына әйтелмәгән. Чөнки якташыбыз Олимпиадада катнашу өчен Сочига китте. Кукмара егете, бүгенге көндә Казан Дәүләт медицина университетының V курсында, педиатрия факультетында белем алучы Рөстәмгә...
      387
      0
      0
    Реклама