16 июль 2016 яңалыклары
-
Кукмараның Гафиатуллин урамында "Ишегалды бәйрәме" узды (фото)
Поселокның Гафиатуллин урамы, 8 йорт ишегалдында бәйрәм оештырылды. Әлеге чарага килүчеләр район башлыгы Сергей Димитриев белән очраштылар, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча үзләренең сорауларын бирделәр. Ишегалды бәйрәме район Мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән концерт, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Алсу ГАТАУЛЛИНА фотолары
-
Роза Әдиятуллина декретта вакытта эшен алыштырган
Роза Әдиятуллина "Яңа гасыр" каналында "Татарлар" тапшыруын алып бара башлаган. - Бу - минем телевизион тормышымда яңа сулыш. Декрет ялым һаман дәвам итә. Эш белән бәби карауны берләштереп, чабып йөрим, - дигән ул. Шәһри Казан
-
Зенитчы кыз – ул минем әбием
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә мин, үземнең сугышта катнашкан әби-бабайларым турында тагы да күбрәк белергә теләп, әниемә мөрәҗәгать итәм. Без бергәләп әбиебез турында хатирәләрне яңартабыз. Әниемнең әбисе - Фазылҗанова Мәгъмүрә Каюм кызы 1922 елда дөньяга килә. Ул Мәчкәрә урта мәктәбен тәмамлап, сугышка кадәр Ядегәр, Янил, Күкшел башлангыч мәктәпләрендә укытучы...
-
Ниццада һәлак булган кыз РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты студенты булган (ФОТО)
Ниццада террорчылык акты нәтиҗәсендә һәлак булган россияле РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты студенты булган, дип хәбәр итә "Интерфакс". " Финанс университеты менеджмент факультетының 4 курс студенты Виктория Савченко Ниццада терактта авыр җәрәхәтләр алудан һәлак булган. Аның дус кызы Полина Серебрянникова да безнең студент, ул да зыян күргән, хәзер хастаханәдә", -...
-
Гөлчирә Камалиева - урамыбызның хөрмәтле кешесе
Язмам Гөлчирә Камалиева турында. Ул 1945 елның көзендә Ульян өлкәсендә ишле гаиләдәдөньяга аваз салган. Туган авылында 7 сыйныфны, Буа медицина көллиятен тәмамлаганнан соң, юллама белән Кукмара дәваханәсенә эшкә килә. Балалар тудыру бүлегенә билгеләнә, аннары хатын-кыз авырулары һәм хирургия бүлекләрендә эшли. 1969 елда Югары Арбаш егете Рәшит белән тормыш кора. Үз...