Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кукмара 3нче мәктәбенең зур капкасы ни өчен һәрчак ачык? (сорау-җавап)

3нче урта мәктәпнең зур капкасы һәрчак ачык тора. Иртә-кич балалар укырга бара-кайта, ата-аналар шуннан йөри, ә шоферлар аңа карамыйча, капкадан "очып" керә, "очып" чыга. Шунда берәр куркыныч хәл була калса! Юл билгесе куелган, әмма ул капка эчендә. Бу гамәлгә мәктәп коллективы битарафмы икән әллә? Айдар ӘЮПОВ Әлеге сорауга 3нче урта...

3нче урта мәктәпнең зур капкасы һәрчак ачык тора. Иртә-кич балалар укырга бара-кайта, ата-аналар шуннан йөри, ә шоферлар аңа карамыйча, капкадан "очып" керә, "очып" чыга. Шунда берәр куркыныч хәл була калса! Юл билгесе куелган, әмма ул капка эчендә. Бу гамәлгә мәктәп коллективы битарафмы икән әллә?

Айдар ӘЮПОВ

Әлеге сорауга 3нче урта мәктәпнең директоры Рамил БАРИЕВтан түбәндәге җавап алынды:

-Хат авторы ник минем яныма килеп сөйләшмәде икән? Мин һәрвакыт аралашырга әзер. Әйе, әлеге сорауга берьяклы гына җавап биреп булмый. Без капкаларны ябып караган идек, әмма ул хәлне катлауландырды гына, чөнки капка алдында борылучы машиналар яныннан җәяүлеләрнең үтеп йөрүе һәрәкәт куркынычлыгы китереп чыгарды. Капкадан сул яктарак җәяүлеләр өчен асфальт түшәлгән махсус керү юлы бар, әмма проблема шунда: аңа илтүче тротуар юк. Быел җәй көне тирә-юньне төзекләндерү эшләре башкару планлаштырыла. Бәлки шул вакытта әлеге мәсьәләне хәл итеп булыр. Территориягә чит машиналарны кертүне тыю буенча мәктәп директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары белән сөйләшенде һәм кисәтү белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев