Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Татарстанлылар «Халык инспекторы» ярдәмендә 5,6 миллион сум акча эшләгән

Кушымтада штрафның 25 проценты күләмендә акча алырга мөмкин.

«Халык инспекторы» кушымтасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар турында хәбәр иткән өчен 2024 елның сентябреннән акча алу мөмкинлеге барлыкка килгән иде. Республикада яшәүчеләр шуннан бирле түләүле 7 категория буенча 12 меңнән артыграк хәбәр җибәреп, барлыгы 5,6 миллион сум акча эшләгән.

Казанда яшәүче ир-ат рекорд куйган: барлыгы 226 хәбәр юллап, 275 мең сум акча эшләгән. 209 хәбәр җибәреп, 260,8 мең сум алучы исә икенче урынга чыккан.

Шулай итеп татарстанлылар юллардагы тәртипсезлекләрне вакытында ачыклауга ярдәм итә.

«„Халык инспекторы“ кушымтасы — шул хакта хәбәр бирү ысулы гына түгел, бәлки әле юлларда иминлекне көчәйтү чарасы да. Рульдә утыручының хәтәр йөртүенә, машинасын дөрес куймавына һәркайсыбыз игътибар итсә, бергәләшеп, бер-беребезне һәлакәтләрдән, җәрәхәтләнү-имгәнүдән саклыйбыз, хәтта гомерләребезне саклап кала алабыз. Кушымтада 199 меңнән артыграк кеше теркәлгән. Иң яшенә — 17, ә иң тәҗрибәлесенә — 67 яшь», — дип сөйләп үткән дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин.

Кушымтада штрафның 25 проценты күләмендә акча алырга мөмкин.

2014 елда Татарстанда юл хәрәкәте һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны видеога «эләктерү» өчен «Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы булдырылган иде. 2024 елның сентябрендә 7 категория буенча тәртип бозучылар турында хәбәр итүчеләрне акча белән кызыксындыру мөмкинлеге бирердәй яңартылган кушымта пәйда булды.

Шулай итеп, хәзер кызыл утка чыгучыларны, каршы як полосадан баручылар, светофорның кызыл уты янганда «стоп-линиядән» чыгучылар, рульдә барганда телефоннан сөйләшүчеләр, иминлек каешын эләктермәүчеләр, җәяүлегә юл бирмәүчеләр, транспорттан чүп ыргытып калдыручылар турында хәбәр юллап акча эшләргә мөмкин.

ТР Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев