Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада узган рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы теркәлгән.

14 июньдә 07.00 сәгатьтән 09.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Ленин урамындагы 32нче йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу (5 очрак), җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве (4 очрак), дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү (2 очрак).

Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган шофер ачыкланган. Аның транспорт чарасы штрафлар тукталышына куелган.

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр күпләп тикшерү эшләренең даими алып барылачагын искәртә.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев