Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган транспорт йөртүчене ачыклаган

Ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Кукмарада рейд барышында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган шоферны ачыклаган. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

9 февраль көнне 15.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә «Киров-Малмыж-Нократ Аланы» автомобиль юлының 303 чакрымында «Тоннель» операциясе үткәрделәр, аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 17 очрагы ачыкланды.

Шуның дүртесе куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу белән бәйле. Дүрт машина йөртүче дәүләт номерлары укылмый торган автомобиль белән идарә иткән, берсенең ОСАГО иминият полисы, икесенең документлары булмаган. Бер машина йөртүче ОСАГО полисына язылмаган, икенчесенең транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган. Өч кагыйдә бозу җәяүлеләр тарафыннан ясалган.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган шофер да тоткарланган, ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Аның автомобиле махсус стоянкага урнаштырылган.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев