Кукмарада «Тоннель» операциясе үтәчәк
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе үтәчәк

Барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш ителә.

13 ноябрь көнне 8.00-10.00 сәгатьләрдә «Кукмара-Мамадыш» автомобиль юлының 2нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» профилактик чарасы үтәчәк.

Кукмара районының Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юлга чыгар алдыннан кирәкле документларның булуын һәм аларның гамәлдә булу вакытын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш итәләр.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 


Нет комментариев