Кукмарада рейд вакытында дәүләт автоинспекторлары исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланды.
12 июньдә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара районының Кәчимир авылындагы Зеленая урамында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланды. Алар арасында куркынычсызлык каешын эләктермәү - 4, диагностик картасыз транспорт белән идарә итү - 3, укылмый торган дәүләт номерлы транспорт белән идарә итү, каршы як полосага чыгу - берешәр.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылган.
Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев