Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада «Мәк» операциясе бара

Операция кысаларында полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөри, мәк һәм киндер үскән мәйданнар ачыкланган очракта алар юкка чыгарыла.

Республикада «Мәк-2026» ведомствоара оператив-кисәтү операциясе бара. Бу хакта вакытлыча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илгиз Әхәтов хәбәр итә.

Әлеге операция барышында кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела.

Операция кысаларында полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөри, мәк һәм киндер үскән мәйданнар ачыкланган очракта алар юкка чыгарыла.

Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр тарату урыннары турында белүчеләрнең район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 02, 2-70-80 номерларына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев