Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада юл фаҗигасе корбаннарын искә алдылар

Быелның 10 аенда Татарстанда 2704 юл-транспорт һәлакәте булган, фаҗигаләрдә 275 кешенең гомере өзелгән, 3258е төрле тән җәрәхәтләре алган.

Юл ялгышларны кичерми, шуның өчен кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк дигән сүзләр, кызганыч, күп вакыт телдә генә кала. Статистика мәгълүматларындагы кайсы гына айны алып карама, җанны өшетерлек саннар күрәсең. Никадәр зыян күрүче, күпме яшәлмәгән гомерләр...

«Быелның 10 аенда Татарстанда 2704 юл-транспорт һәлакәте булды, фаҗигаләрдә 275 кешенең гомере өзелде, 3258е төрле тән җәрәхәтләре алды. Узган ел белән чагыштырганда, бәхетсезлек очракларының — икегә, һәлак булучыларның саны 18гә арту күзәтелә. Районда быелның октябрендә 34 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде, ике кеше зыян күрде, — ди район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов. — Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан төрле чаралар, акцияләр оештырыла. Аның максаты: юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә гомере өзелү, имгәнүчеләр санын киметү, бәхетсезлек очрагы корбаннарын искә алу, аларның гаиләләре, якыннарының кайгыларын уртаклашу».

Шәһәрнең Ленин—Ворошилов—Октябрь урамнары кисешкән урында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча акция узды. Чара район Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район бүлеге, мәгариф идарәсе, 117нче янгын сүндерү-коткару часте, район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан оештырылды. Анда «Беренчеләр хәрәкәте», «Форпост» үзәге активистлары, яшьгвардиячеләр, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары, мәктәп укучылары катнашты. 

Егетләр һәм кызлар, кулларына плакатлар тотып, автомобиль йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турындагы чакыру белән чыктылар, җәяүлеләргә «Юлда күренеп тор» дигән, өс киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куюның мөһимлеге турында язылган белешмә буклетлар тараттылар.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев