Авария кичә «Илфани» гипермаркетына таба борылышта була.
Кукмарада ике җиңел автомобиль бәрелешә, аларның берсе юл читенә чыгып оча. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария 9 сентябрь көнне 15.15 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара трассасында «Илфани» гипермаркетына таба борылышта була. «Лада Калина» машинасын йөртүче хатын-кыз төп юл буйлап хәрәкәт иткәндә каршысына килгән шул ук модельдәге автомобильгә юл бирмичә сулга борыла.

Нәтиҗәдә соңгы автомобиль юлдан чыгып оча. Машина йөртүчегә зыян килми.
Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев