Кукмара районында «Тоннель» операциясе үтәчәк
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында «Тоннель» операциясе үтәчәк

Барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш ителә.

10 июль көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 58нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» профилактик чарасы үтәчәк.

Кукмара районының Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юлга чыгар алдыннан кирәкле документларның булуын һәм аларның гамәлдә булу вакытын тикшерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш итәләр.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев