Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында рейд вакытында дәүләт автоинспекторлары алкоголь исереклеге билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 16 очрагы ачыкланган.

14 мартта 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Магистраль урамына туры килүче «Мамадыш-Шәмәрдән» автоюлының 62нче чакрымында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 16 очрагы ачыкланды. Алар арасында 6сы — укылмый торган дәүләт номерлы транспорт чарасы белән идарә итү, 5се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 2се — ОСАГО полисыннан башка транспорт чарасы белән идарә итү, берешәр очрак — җәяүле тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу, транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашуын раслый торган диагностик картасының билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән булуы.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылган. 

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагын искәртә.

фото: архив, Эльвира Иванова/ «Кукмара-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев