Кукмара районында оештырылган рейд вакытында исерек йөртүче ачыкланган
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 7 очрагы теркәлә.
6 июль көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Зур Кукмара авылының Мәктәп урамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 7 очрагы теркәлде. Алар арасында: 2се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 2се — җәяүлегә юл бирмәү, 1се — ОСАГО иминият полисы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итү, 1се — җәяүле тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев