Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында 16 яшьлек яшүсмер мопед белән юл фаҗигасендә зыян күргән, пассажиры җәрәхәтләр алган

Бу хакта ЮХИДИнең җирле бүлегеннән хәбәр иттеләр.

8 июньдә 22.00 сәгатьтә Кукмара районының Югары Чура авылы янындагы басу юлында балигъ булмаган мопед йөртүчесе катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта ЮХИДИнең җирле бүлегеннән хәбәр иттеләр.
16 яшьлек мопед йөртүчесенең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмый. 


“Бәхетсезлек очрагында җәрәхәтләр алган яшүсмер Арча районы үзәк хастаханәсенә җибәрелде. 14 яшьлек пассажиры артык зыян күрмәгән иде. Авариянең шартлары ачыклана”, - дип аңлаттылар район ЮХИДИ бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев