Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Безне өйдә көтәләр

(Булган хәл. Укучым сөйләгәннәргә таянып язылды) Сары яфрак буранында уйнап, Дустым килә. Үзе көлә, үзе сөйкемле. Күзләрендә сары сагыш барын - Ник күрмәдем икән, мин тиле? Кеше гомере - мизгел, бары бер мизгел... Уйлап баксаң, чынлап та шулай ул. Шушы кыска мизгелдә ничек барысына да өлгерергә соң? Ә бит бәләкәй...

(Булган хәл. Укучым сөйләгәннәргә таянып язылды)

Сары яфрак буранында уйнап,

Дустым килә.

Үзе көлә, үзе сөйкемле.

Күзләрендә сары сагыш барын -

Ник күрмәдем икән, мин тиле?

Кеше гомере - мизгел, бары бер мизгел... Уйлап баксаң, чынлап та шулай ул. Шушы кыска мизгелдә ничек барысына да өлгерергә соң? Ә бит бәләкәй чакта үсәсе, тизрәк үсәсе, өлкәннәр әйтмешли, "олы тормыш юлына аяк басасы" килә. Ашыгабыз, кабаланабыз, каядыр ашкынабыз... Безне яшьлек хыяллары алга дәшә, якты киләчәк алга ымсындыра. Хәер, шулай булу начармыни?! Бу нәкъ менә шулай булырга тиеш тә кебек.

Вакыт - яралы йөрәкләрне дәвалый, диләр. Кайгы-сагышларымны азга гына булса да онытып торыр өчен, нәкъ менә вакыт тәгәрмәчен тизләтергә дә риза мин бүген, ләкин бу эш минем кулымнан килми. Ә менә сары көзнең кара төнендәге бер хәл гомерлеккә минем күңелемә уелып калды...

Мин бу төндә якын дустымны югалттым. Култыгыма сыенып минем белән янәшә атлаучы дустым секунд эчендә әллә кая югалды. Көчле утларын яктыртып килүче зур тизлектәге җиңел машина һәм руль артына исерек килеш утырган 20-21 яшьлек егет иде аның сәбәпчесе. Һушыма килеп, дустымны эзләргә керештем. Машина аны 5 метр ераклыкка алып аткан иде. Курчак төсле булып җирдә ята, тышкы җәрәхәтләре дә күренми. Машина эчендә булган 4 кешенең кыз янында берсе генә калды, калганнары, машинага утырып, бу җирдән тизрәк китү ягын карадылар. Ясалма сулыш алдыргач кына, кыз бик авырдан сулый башлады. Аннары, машина табып, аны хастаханәгә алып киттек. Икенче машинада кызның якыннары. "Юлда барганда әле пульсы бар иде" , -дип, яхшыга өметләнеп, табиблардан тынычландырыр сүзләр көтәбез. Әмма 17 яшьлек дустымның гомере инде хастаханәгә бару юлында ук өзелгән була...

Гомернең әле чәчәккә генә бөреләнгән вакыты иде бит... Алда иде, алда барысы... Соңгы кыңгырау бәйрәме, тау башына күтәрелеп, иртәнге таңны каршылыйсы көннәр, имтиханнар, чыгарылыш кичәләре... Беренче сөю һәм сөелүләр... Дустым инде боларның берсен дә күрә алмый. Мин, дулкынланып, беренче имтихан нәтиҗәләрен көтеп алганда да, кулыма аттестат тотып, уку йортларына юл алганда да янымда якын дустым юклыгын аңлап күңелем әрнер, йөрәгем сулкылдар... Хәзер ул бары безгә күктән торып карар, кояш булып елмаер, яңгыр булып явар...

Якын дустым, рәнҗемә миңа, зинһар, саклап кала алмадым шул үзеңне.

Исерек хәлдә руль артына утырып, яшь гомерне харап иткән шофёрга да, аның әти-әнисенә дә бүген тыныч түгел, егет эшләгән җинаяте өчен җавап тотачак. Тик яшьли өзелгән чәчәк кебек гомерне кире кайтару беребезнең дә көченнән килә торган эш түгел. Типсә тимер өзәрлек яшь егеткә гомеренең иң матур вакытларын тимер рәшәткә артында үткәрү җиңел булмас, ләкин һәр кеше эшләгән гөнаһлары өчен кайчан да булса җавап тотачак.

Сак булыйк юлларда! Салмыйк әти-әниләребезне кара кайгыга! Алар бит безне: "Тиздән кайтыр!" - дип өзелеп көтәләр булыр. Көттермик аларны, исән-сау кайтыйк өйләргә!

Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сибгатуллина А.Ф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев