Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балалар гомере - өлкәннәр кулында

Юл читенә төшеп капланган, калай өеменә әверелгән автомобиль, үле гәүдәләр... Һәлак булучыларның икесе хатын-кыз, ә берсе өч яшьлек бала. Чит ил автомобиле шоферы, тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, руль белән идарә итүен югалта һәм иң элек КамАЗга бәрелә, соңыннан берничә тапкыр әйләнеп юл читенә төшә. Һәлакәттә руль артына утыручының да, пассажирларының...

Юл читенә төшеп капланган, калай өеменә әверелгән автомобиль, үле гәүдәләр... Һәлак булучыларның икесе хатын-кыз, ә берсе өч яшьлек бала. Чит ил автомобиле шоферы, тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, руль белән идарә итүен югалта һәм иң элек КамАЗга бәрелә, соңыннан берничә тапкыр әйләнеп юл читенә төшә. Һәлакәттә руль артына утыручының да, пассажирларының да гомерләре мизгел эчендә өзелә. Казан-Яр Чаллы трассасында килеп чыккан бәхетсезлек очрагының күпме кайгы-хәсрәт алып килүен күз алдына китерү кыен түгел, һәлак булучыларның барысы да кызганыч, әмма баланың үлеме исә икеләтә фаҗига. Әле яңа гына тәпи атлап китеп, үзенең беренче сүзләрен әйткән сабый хәтта махсус утыргычка да утыртылмаган була. Бәлки, бала исән дә калган булыр иде...
-Күпчелек ата-аналар балалары белән юлга чыкканда газизләренең иминлеге хакында тиешенчә уйлап бетермиләр. РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә унике яшькә кадәрге балаларның барысы да балалар утыргычы белән җиһазландырылган машиналарда гына хәрәкәт итәргә тиеш. Әлеге таләпне үтәмәүчеләр РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.23 маддәсе, 1 бүлеге буенча 500 сум штрафка тартылалар. Әмма баланың гомерен әлеге сумма белән тиңләү мөмкинме соң?! Юл фаҗигасенә очраганда көчле бәрелүдән иң элек алгы тәрәзәгә бала килеп бәрелә. Күпме теләсәң дә аны кулда тотып калып булмый. Шулай ук үз авырлыклары белән сабыйларын сыткан очраклар да теркәлә бирә, - диләр ЮХИДИ инспекторлары.
Агымдагы елның дүрт аенда Татарстан юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 130 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларда алты баланың гомере өзелгән, 137се төрле тән җәрәхәтләре алган. Балаларның күбесе пассажир буларак зыян күргән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган мәгълүматлардан билгеле булганча, автомобильләргә җиһазландырылган балалар утыргычлары балалар арасындагы үлемне - 54, травмалар алуны 76 процентка киметә. Балалар белән юлга чыгучылар бу турыда да уйлансын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X