Телефон аша җибәрелгән котлауларны кулга тотып карап булмый бит
Элек бәйрәмнәрдә һәр гаиләгә почта аркылы 5-10 котлау открыткасы килә иде. Нинди генә матурлары юк иде араларында. Туганнарның, дусларның яхшы теләкләрен уку да күңелгә рәхәтлек бирә. Әле хәзер дә шкафымда шундый открыткалар саклана. Эчем пошканда аларны укып юанам. Кызганыч, бу матур традиция юкка чыкты, телефон аша җибәрелгән котлауларны кулга тотып карап булмый бит.
Кукмаралы
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев