Инвалидлар өчен куелган бәдрәф бикле иде
Шөкер, коляскада утыручы инвалид булсам да, якыннарымның ярдәме белән килә-күрә алуыма сөенәм. Беркөнне шулай кысталдым.
Кукмара хәзер бик матурланды. Шөкер, коляскада утыручы инвалид булсам да, якыннарымның ярдәме белән килә-күрә алуыма сөенәм. Беркөнне шулай кысталдым. Күппрофильле лицей артында өч бәдрәф бар икән: ирләр, хатын-кызлар һәм инвалидлар өчен, әмма бикле. Ачкычын шунда барып аласы дигән язу булсын иде, ичмаса. Хатын-кызларныкына керергә туры килде, ул ачык иде, әмма анда безнең кебекләр өчен җайланмалар, тотынгычлар юк, ярый әле киленем булышты.
Миннегөл СЕМЕНОВА, Әсән-Елга авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев