Кышка “Кәбестәле салат” ясыйбыз
Күрше-тирә пенсионерлар исеменнән шалтыратам сезгә. Үткән елның август санында басылган кәбестәле салат ясау ысулын кабатлап бирегез әле. Узган көздә ясаган идек, бик тәмле булды.
Редакциядән: хөрмәтле хуҗабикәләр! Әлге рецептны газетабыз төпләмәләреннән эзләп табып, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Кәбестәле салат
1әр килограмм кәбестә, кишер, болгар борычы, помидор, суган, 2шәр аш кашыгы...