Кукмараның “Төбәкне өйрәнү” музеенда 7 меңнән артык экспонат бар
18 май - Халыкара музейлар көне. Әлеге бәйрәм бөтен дөньяда 1977 елдан бирле билгеләп үтелә. Районыбызның "Төбәкне өйрәнү" музее 1995 елда ачыла.
-Бүгенге көндә музейда 7 меңнән артык экспонат бар. Быел реставрация эшләрен дә төгәлләргә уйлап торабыз, - ди музей җитәкчесе Ләбүдә Дәүләтшина. - Шунысы куанычлы: халыктан бер дә өзелмибез....