Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
Спорт

Зур Сәрдектә Нурсалих Әминов истәлегенә волейбол турниры үтте (+Фото)

Нурсалих Әминов - районыбызның спорт тормышына саллы өлеш керткән шәхес. Райондагы беренче спартакиадалар да ул эшләгән Зур Сәрдек урта мәктәбе базасында оешты. Җиңел атлетика, чаңгыда узышу, көрәш, волейбол, гер күтәрү кебек спорт төрләренә дә егет-кызларны Нурсалих Әминов тартты. Аның укучыларының күбесе район гына түгел, республика ярышларыннан чемпион исемен алып кайталар...

Нурсалих Әминов - районыбызның спорт тормышына саллы өлеш керткән шәхес. Райондагы беренче спартакиадалар да ул эшләгән Зур Сәрдек урта мәктәбе базасында оешты. Җиңел атлетика, чаңгыда узышу, көрәш, волейбол, гер күтәрү кебек спорт төрләренә дә егет-кызларны Нурсалих Әминов тартты. Аның укучыларының күбесе район гына түгел, республика ярышларыннан чемпион исемен алып кайталар иде.

Шуларны искә алып, икенче ел рәттән Зур Сәрдек авылында аның истәлегенә Кукмарадагы "Сыйфат" сәүдә үзәге призларына ир-егетләр командалары арасында волейбол турниры оештырыла.

Турнирга барысы да яхшы хәзерлектә булган 10 команда килде. Җиңүчеләрне ачыклау өчен 14 уен уйналды, киеренке көрәш кичке якта гына тәмамланды.

Турнирда беренче урынны Зур Сәрдек яшьләре командасы яулады. Икенче-өченче урыннарны "Вахитка", район электр челтәре командалары бүлеште. Ә яниллеләр дүртенче урында калды.

Җиңүчеләргә диплом, күчмә кубок һәм акчалата призлар тапшырылды.

Сүз уңаеннан, Зур Сәрдек авылында заманча спорт-сәламәтләндерү комплексы төзү - бүген көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Бу - әлеге төбәктә яшәүчеләрнең һәм тренерларының иң зур теләге. Киләчәктә бу хыял да тормышка ашар, яшьләр авылга тартылырлар дип ышанып каласы килә.

Турнирны оештыручы Резеда Сибгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев