Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
Спорт

Зур Кукмарада ярыш түгел, чаңгы бәйрәме узды

Зуркукмаралыларның спорт белән дус булып яшәүләре турында газетабызда язмалар бирелеп тора. Тагын алар турында язалар инде, дисәгез дә, кайсы авыл үзенең футбол буенча сигез урам командасы белән мактана ала соң? Ә районда иң яхшылардан саналган чаңгы трассасы тагын кайда бар?! Соңгы вакытта авылда бадминтон, теннис, волейбол кебек спорт төрләре дә...

Зуркукмаралыларның спорт белән дус булып яшәүләре турында газетабызда язмалар бирелеп тора. Тагын алар турында язалар инде, дисәгез дә, кайсы авыл үзенең футбол буенча сигез урам командасы белән мактана ала соң? Ә районда иң яхшылардан саналган чаңгы трассасы тагын кайда бар?! Соңгы вакытта авылда бадминтон, теннис, волейбол кебек спорт төрләре дә күтәрелеш ала башлады.

Күптән түгел генә биредә яшьли вафат булган спортчы Рамил Нуриев истәлегенә авылдашлар арасында мини-футбол һәм волейбол буенча традицион турнир узган иде. Алты команда составында яшүсмерләр белән берлектә өлкән яшьтәге абыйларның, хатын-кызларның волейбол командасы көч сынашуы бер бәйрәм төсен алды. Ә менә җирлектә яшәүчеләр арасында чаңгы ярышы авылда беренче тапкыр үткәрелде.

Күпер астыннан тимер юл аша чыгуга, авылның чаңгы трассасы башлана. Беренче кар явып чаңгыда шуарлык булгач, танылган тренер Илфар Сәлахов белән чаңгыда шуу остасы Радик Сабирҗановлар трасса ясау эшенә тотыналар: җәй дәвамында үсеп киткән агачларны кискәлиләр, "Буран" белән юл салалар. Кыш дәвамында монда никадәр кеше авылдан, Кукмарадан килеп рәхәтләнеп чаңгы шуа. Юкка гына Туешта яшәүче 76 яшьлек ветеран спортчы Шакир абый Шәрипов: "Без монда пропискага кердек инде," - дип шаяртмый торгандыр.

Бу көнне дә җирлектә яшәүчеләрдән 85 кеше унбер яшь категориясе буенча чаңгыда узышты. Урта мәктәпнең 5-7 сыйныф укучылары - бер, авылда төрле тармакта эшләүче хатын-кызлар ике чакрым араны үтәргә алынсалар, ир-атларга өч чакрымны буйсындырырга туры килде. "Чаңгы ярышы түгел, чаңгы бәйрәме бүген. Яшен-картын спортка тарту өчен бик шәп кызыксындыру чарасы, -ди самавыр тирәсендә кайнашкан Рим абый Шәмсетдинов. - Алты самавыр чәй кайнаттым инде,бер авырлыгы да юк". Әйе, трассаны тирләп-пешеп узып, көч сынашырга килгән һәркем кайнар чәй, танылган тел бистәсе Әмир Хәләви һәм мәдәният, авыл җирлеге, китапханә хезмәткәрләре табада чыжлатып пешереп торган коймак белән сыйланды.

Быел район башлыгы Сергей Димитриев авыл җирлекләрендә үткән хисап җыелышларында мәктәпләрдә элеккеге традицияләрне яңартып, массакүләм чаңгыга басуны бурыч итеп куйган иде. "Кимендә биш чаңгы алсагыз, без дә биш чаңгы комплекты бирәчәкбез", - дип ышандырды ул. Сүзен үтәгән, яңа чаңгылар юнәлткән 19 мәктәпкә, "Зилант" спорт мәктәбенә гыйнвар-февраль айларында өстәмә бишәр чаңгы комплекты бирелгән. Моннан тыш, Нырья урта мәктәбенә ике кыйммәтле комплект кайткан.

Зур Кукмара урта мәктәбе дә быел район, хәйриячеләр ярдәме белән 12 чаңгы комплектына баеган. Халит Нәҗипов - өч, эшмәкәрләр Илнур Самигуллин белән Риф Шәмсетдиновлар - өч, Айрат Сәйфетдинов бер чаңгы комплекты бүләк иткәннәр. Фәнил Сәгыйтов та бу көнне, әлеге башлангычка кушылып, бер чаңгы бирәчәген әйтте.

Шунысы сөенечле, авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев җирлектә үткәрелүче һәр чараны башлап кына йөрми, үзе дә бик теләп футбол, волейбол уйный, чаңгыда йөри. Авыл җирлекләре арасында булачак район спартакиадасына да хәзерлек бара. Март азагында исә җирлектә яшәүчеләр арасында теннис буенча ярыш булыр дип көтелә. Шулай булгач, ничек алар турында язмыйсың ди инде?!

Үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр: Дәлия Гайфетдинова, Илһам Гайнуллин, Флүзә Сабирова, Аяз Гайфетдинов, Гөлчәчәк Әхтәмова, Фәнзил Сәгыйтов, Венера Галиева, Радик Сабирҗанов, Равил Галәветдинов, Фоат Шәймәрданов, Равил Степанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев