Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Янил мәктәбендә Рифкать Фәхретдинов призына волейбол ярышы үтте

Мәктәбебездә районкүләм зур чара - Фәхретдинов Рифкать Шәрип улы призына 24нче тапкыр уздырылучы волейбол ярышы узды. Шул уңайдан, ярышта катнашучыларны сәламләргә хөрмәтле кунакларыбыз, районкүләмендә танылган шәхесләр: Валерий Иванович, Рәфкать Абдуллович, Равил Мәгъсумович, Рифкать Шәрипович килде . Шунысы сөенечле: әлеге ярышның масштабы елдан-ел арта бара. Быел исә ул 7 төркем кызлар...

Мәктәбебездә районкүләм зур чара - Фәхретдинов Рифкать Шәрип улы призына 24нче тапкыр уздырылучы волейбол ярышы узды. Шул уңайдан, ярышта катнашучыларны сәламләргә хөрмәтле кунакларыбыз, районкүләмендә танылган шәхесләр: Валерий Иванович, Рәфкать Абдуллович, Равил Мәгъсумович, Рифкать Шәрипович килде . Шунысы сөенечле: әлеге ярышның масштабы елдан-ел арта бара. Быел исә ул 7 төркем кызлар һәм 5 егетләр командасын туплады. Командалар бик көчле хәзерлекле булу сәбәпле, ярыш бик кызу һәм кызыклы барды. Егетләр арасында беренче урынны - Янил укучылары, икенчене - "Зилант", өченче урынны Вахит командасы яулады. Кызлар арасында исә беренчедә - "Зилант", икенчедә - Янил, өченчедә 4нче мәктәп укучылары булды. Катнашучы һәр командага олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм укуларында зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.

Чулпан Кәримуллина, Янил урта мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU