Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
Спорт

“Ялкын”да сугыштылар

Кукмарада республика, район күләмендә спорт ярышлары узуына инде без күнеккән. Әмма сугышчан спорт төрләре буенча республика турниры районыбызда әле икенче тапкыр гына үткәрелде. Якташыбыз, Татарстан Республикасының Конституция Суды рәисе, Россия сугышчан сәнгать төрләре берлегенең республика буенча филиалы президенты Фәрхәт Хөснетдинов кукмаралыларга бүләк ясап, "Татфайт" һөнәри көрәш лигасының финал гала-уеннарын "Ялкын"...

Кукмарада республика, район күләмендә спорт ярышлары узуына инде без күнеккән. Әмма сугышчан спорт төрләре буенча республика турниры районыбызда әле икенче тапкыр гына үткәрелде. Якташыбыз, Татарстан Республикасының Конституция Суды рәисе, Россия сугышчан сәнгать төрләре берлегенең республика буенча филиалы президенты Фәрхәт Хөснетдинов кукмаралыларга бүләк ясап, "Татфайт" һөнәри көрәш лигасының финал гала-уеннарын "Ялкын" спортклубы залында оештырды.

Безнең районда да киокусинкай каратэ, сугышчан самбо, кикбоксинг белән шөгыльләнүчеләр аз түгел. Шуңа күрә Фәрхәт Хөснетдинов ир-егетләрне әлеге спорт төрләренә күбрәк тарту һәм үзенең туган төбәген таныту максатыннан һөнәри спортчыларны Зур Кукмарага чакыра да инде. Якташлары бу юлы да аның өметен акладылар. Турнирда чыгыш ясаган кукмаралылар - самбо буенча спорт остасы, самбо буенча Бөтенроссия турнирлары чемпионы Альберт Шәңгәрәев, комплекслы кара-каршы көрәш буенча Бөтенроссия турниры призеры, "Микс-комбат" буенча республика турниры призеры Фәнис Сәгъдиевлар республикада иң көчлеләрдән булуларын раслап, көндәшләрен җиңүгә ирештеләр.

-Кәефем бик әйбәт, - ди елмаеп, рингтан чыкканнан соң 19 яшьлек Фәнис. - Ахыргы күнегүләрдә кабатлаган алымнарны куллану җиңүгә китерде дип уйлыйм. Әлеге спорт төре сәламәтлек ягыннан берникадәр куркынычрак булса да, ул үз-үзеңә булган ышанычны арттыра. Кем әйтмешли, урамнарда курыкмыйча йөрисең.

Фәниснең соңгы җөмләсендә бераз шаярту булса да, аның көндәше, Лениногорск шәһәреннән килгән 22 яшьлек Сергей Киргизовка бер дә күңелле түгел иде. Чөнки, Фәнис аңа тын алырга да ирек бирмәде, зур өстенлек белән җиңү яулады.

-Көрәшү дәрәҗәбез бер төрле иде, мин Фәнисне җиңә дә ала идем, - диде ул. - Әмма мин остазым куйган бурычны үти алмадым, гомумән, аны ишетмәдем дә. Кудо төре буенча Бөтенроссия турнирында призер булсам да, бүгенге кебек турнирда беренче тапкыр үз көчемне сынадым. Кызганыч, уңышлы булмады ул.

Сергей юкка кәефсезләнә. Чөнки бу турнирда Татарстанның сугышчан сәнгать федерациясенең титуллы көрәшчеләре, "Волкодав", "Дивизион", "БарсПрофи", "Голден Тайгер" клубларында шөгыльләнүче, берничә көрәштә җиңеп, лиганың быелгы финал уеннарына чыгучылар үз көчләрен сынады. Мавыктыргыч, кызыклы сигез уенда 16 спортчы бил алышты. Алар киокусинкай, "ориентал комбат", "микс-комбат" катнаш сугыш (смешанные бои) төрләре буенча үзләре арасында иң көчлеләрне ачыкладылар, ә җиңүчеләргә медальләр, дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Спортчылар көз көне Казанда үтәчәк дүртенче халыкара һөнәри көрәш буенча "Татфайт" турнирында катнашу мөмкинлеге алдылар.

23 яшьлек Альберт Дагестан Республикасының Панкратион буенча беренчелек, греппелинг турниры җиңүчесе Кафлан Асланов белән очрашты. Якташыбыз ике минут эчендә аны бирелергә мәҗбүр итте. Һөнәри сугышчан лиганың моңа кадәр үткәрелгән ике уенның икесендә дә җиңү яулаган Альберт белән көрәш алдыннан бер-ике сүз алышкан идек. "6 яшьтән самбо белән кызыксынып киттем, - диде ул. - Остазым Марс Бәдретдинов күп нәрсәгә өйрәтте, рәхмәт аңа. 2008 елдан сугышчан самбо белән шөгыльләнсәм, 2010 елдан катнаш сугыш төренә кереп киттем. Күңелемдә әзрәк борчу булса да, җиңә алырмын кебек тоела".

Ярышлар алдыннан катнашучыларны һәм тамашачыларны Фәрхәт Хөснетдинов, район башлыгы Сергей Димитриевлар сәламләделәр. Ә Россия сугышчан сәнгать төрләре берлегенең республика буенча филиалы вице-президенты Эдуард Шәрәфиев район башлыгына спорт тренажеры тапшырганда: "Татфайт"ның Кукмара районында үтүе очраклы түгел. Биредә спорт зур темплар белән үсә, традицияләрне саклыйлар. Без, әлбәттә, моны хуплыйбыз. Әлеге тренажер районда спортны тагын да үстерүгә ярдәм булыр дип уйлыйбыз", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев