“Ягуар”лар булдырды – быел да “Алтын алка” безнеке!
Чистайда 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабының финалы узды. Финалда зона ярышларында җиңү яулаган 10 команда көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмараның "Ягуар" командасы беренче урынны алды. Командадан Сәйдәш Хуҗин "Иң яхшы һөҗүмче", ә Александр Петров "Иң яхшы яклаучы" дип...
Чистайда 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабының финалы узды. Финалда зона ярышларында җиңү яулаган 10 команда көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмараның "Ягуар" командасы беренче урынны алды. Командадан Сәйдәш Хуҗин "Иң яхшы һөҗүмче", ә Александр Петров "Иң яхшы яклаучы" дип танылды. Хоккейчыларны ярышка Татарстан республикасының атказанган физик тәрбия һәм спорт хезмәткәре - тренер Илдар Ганиев әзерләде.
Командага кәшәкәләр комплектына сертификат, хоккейчы киенәре алуга 100 мең сумлык сертификат һәм Сочида узачак Бөтенроссия ярышларының финалына юллама тапшырылды. Чын күңелдән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости
Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»
Нет комментариев