Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ветераннар - стартка!

Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы һәм "Россия пенсионерлар союзы"ның Татарстан төбәк бүлеге Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013кә багышланган "Өченче яшь" пенсионерлар спартакиадасы үткәрергә карар бирделәр.

Спартакиада ике этапта үткәрелә.
1 этап: 1 март - 14 апрель - республиканың муниципаль районнарында сайлап алу этабы. Кукмара районында 9 апрельдә узачак.
2 этап: 27 апрель - Казанда спартакиада финалы.
Беренче этапта ярышларга катнашырга теләгән, табиблар рөхсәт иткән һәркем катнаша ала.
-Хатын-кызлар 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк.
-Ир-атлар 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк.
Ярышлар 6 спорт төре буенча шәхси-команда беренчелегенә үткәрелә:
-җиңел атлетика (кросс: ирләр - 800 метр, хатын-кызлар - 400 метр, урыннан ераклыкка сикерү);
-дартс;
-өстәл теннисы;
-гомуми физик әзерлек (чүгәләп күтәрелү - хатын-кызлар, яткан килеш кулларда күтәрелү - ирләр);
-25 метрга йөзү (ирекле стиль);
-"Күңелле стартлар" эстафетасы.
Һәр төрдә командадан 1 хатын-кыз һәм 1 ир-ат катнаша, күрсәткечләрнең иң яхшылары алына. "Күңелле старт" ярышларында һәр командадан 1 хатын-кыз һәм 2 ир-ат алына.
Республика спартакиадасында командалар авыл һәм шәһәр районнары арасында ярышачаклар һәм аерым йомгак ясала.
Спартакиаданың I этабында призлы урыннар алучы спортчылар һәм командалар (I, II, III урыннар) район спорт эшләре идарәсе, Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе дипломнары, грамоталары белән бүләкләнә.
Белешмә өчен телефон: 2-80-71.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X